2018 елда Камышлы авылы мәктәбенә 100 яшь тула

image-211

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Камил улы НАДИРОВ.

Әткәемнең язып калдырган хатирәләренә нигезләнеп

Беренче бүлек

Безнең әткәй, Камил Бәдретдин улы Надиров, гомере буена укытучы булып эшләде.  Ул Камышлыда, кыскача гына вакыт Бозбаш, Йолдыз, Яңа Ярмәк, Мәтеби (Иске Усман), Татарстанның Лашман авылларында укыткан. Совет идарәсе кушуы буенча 1918 елны Камышлыда совет мәктәбе ачкан.

Гомерен укытучы һөнәренә багышлаган әткәй Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән. Авылыма (Камышлыга) кайткан саен урамда очраган байтак кына кешеләр: «Камил абый мине дә укытты!» — дип елмаеп, горурланып әйтә торган иделәр… 

Минем соравым буенча, әткәй үзе  һәм Камышлы авылы турындагы хатирәләрен язып калдырган иде. Шуларның кайсылары безнең туганнарга гына түгел, башкаларга да кызык булмасмы икән? Аларны бик кыскартып, сезгә дә житкерергә булдым. Мәктәп турында соңрак, иң элек бик кыска гына әтиемнең бала, яшьүсмер, егет чаклары турында сөйләп үтим.

Камышлыда беренче мулла булган Надир нәселеннән без

Камышлыда беренче мулла булган Надир нәселеннән без. Әткәйнең әтисе Бәдретдин дә мулла иде. Бабам йомшак күңелле, эшчән, хәрәкәтчән булган. «Ярмәккә барып кайтыйм әле», — дип чыгып киткән дә, жәяү тиз-тиз генә йөреп кайта торган булган. Соңрак, совет идарәсе кулакларга, муллаларга көрәш башлагач, бабамның алты почмаклы өен тартып алалар. Кемдер әби-бабама яшәргә мунчаларын биргән.

Бабайның өендә санэпидстанция хөзмәте урнаша. Шушы ук йортта, бабайның өе янында, салам белән капланган кечкенә генә дүрт почмаклы өйдә ярты гасыр — 50-нче елларның башына чикле яшәде безнең гаилә әгъзалары да. Соңрак бабайның өен сүтеп, бураны югарыга — хастаханә янына алып китеп кордылар. Әткәй шундук бушап калган изге урында нәкъ шундый ук алты почмаклы яңа өй салып куйды.   Мин дә, студент егет, каникулга кайткач, Кляүле урманыннан бурага каен бүрәнәләрен алып кайтканда катнашкан идем.

P1030257

Безнең гаилә салам белән капланган кечкенә генә дүрт почмаклы өебез янында.

Дини мәктәп еллары

Дини мәктәптә укыганда әткәй үз өенә кайтмыйча, биредәге бер кечкенә генә бүлмәдә 40тан артык шәкертләр белән бергәләп куна кала торган булган. Төнлә укучы егетләр бер-берсенә кызык әкиятләр сөйләгәннәр. Шулар хакында язып калдырган ул. Менә тагын ниләр сөйли әткәй ул еллар турында:

«1911 елны Камышлыда зур янгын булып, авылның яртысы янып бетте. Минем туган апам Фәһирә абыстайлар да янды. Мин ул елны аларга ярдәмгә килдем. Ул вакытта миңа 13 яшь иде, Фатыйма* исемле кыз 10 яшьтә булып, Фәһирә абыстайның баласын карап яшәде. Аның белән икәү ике ат җигеп Кәҗә тавыннан таш ташыдык бу елны…


*  «Фатыйма — киләчәктә ул минем әнием», - Азат Камил улы Надиров.


Атлар белән биек тауларга менәбез дә, Нурһади абзый ташларны арбаларга төи. Түбән таба төшкәндә арткы тәгәрмәчләргә казык кыстырабыз, атлар арбаны әкрен генә тартып төшәләр. Нурһади абзый тауда таш чыгарырга кала. Ул ташлардан келәт, мунча, өй салдылар.

Нурһади абзый әрәмәдә тал чыбыкларын да кисте. Ул талларны без Фатыйма белән авылга ташый тордык. Алардан Нурһади абзый мал абзарлары, читән коймалар үрде. Мин анарга булыша торган идем…

 …Югары сыйныфларда булганда мулла Миргабитҗан абзый безгә рус теле дәресләрен дә укыта башлады. Моның өчен татар балаларын рус теленә өйрәтү өчен махсус язылган китаплар алдырды ул. Кызганычка, Миргабитҗан абзый авыру сәбәпле китте. Аннан безгә язга кадәр Сабир Вилдани дигән укытычы белем бирде. Тарих, математика, табигать, география, рус теле һәм Корьән дәресләрен укытты ул. Аз гына вакыт эчендә безне фән белән кызыксындырды, матур язарга өйрәтте. Үзе дә бик матур яза иде шул…

Шушы елларны Ырынбур шәһәрендәге «Хөсәения» мәдрәсәсенә укырга керергә теләвемне аңладым. Әткәйдән укырга барырга рөхсәт сорадым, ул: «Абыең да безне ташлап китте, син дә безне ташлап китмәкче буласыңмы?» — дип, мине укырга җибәрмәде. Как-кат елый-елый сорадым, ләкин теләгемә ирешә алмадым…

"Әнкәй-- Надырова Фатыма". Портрет авторы - Азат Камил улы.

«Әнкәй— Надырова Фатыма». Портрет авторы — Азат Камил улы.

"Әткәй-- Надыров Камил". Портрет авторы - Азат Камил улы.

«Әткәй— Надыров Камил». Портрет авторы — Азат Камил улы.

Минем үч төбенә йон чыккач, сезгә дә җир булыр

Инде мин үзем балалар укытырга алындым. 1915 ел… Йорт саен йөреп хәер сорашучы хәерчеләр, Шөгер якларыннан килеп, Богырыслан өязендәге алпавытларның кыр эшләрен башкаручы бик күп татар гаиләләре безнең авыл аша үтә. Ике тәгәрмәчле арбага әйберләрен төяп, кечкенә балаларын утыртып, ата-ана һәм зуррак балалар бергә арбаны тартып баралар. Өсләре алама, башларында — очлы ак эшләпә. Шуңа без аларны «очлы шләпәләр» дип атыйбыз….

..Камышлыдагы ярлы, атсыз гаиләләрнең бик күбесе Самар өлкәсендәге алпавыт хуҗалыкларына барып, урып-җыю эшләрендә катнашалар. Авылыбызда җир күп булса да, җирсезләр дә күп булды. Хатын-кызларның җир белән файдаланырга хокуклары юк иде. Авыл җыеннарында күп вакытта җир хакында зур тавыш-талаш күтәрелде. Җыенда җирсезләр Гатият куштанга шундый сорау бирәләр:

- Гатият агай, кайчан соң безгә җир булыр?

- Минем үч төбенә йон чыккач, сезгә дә җир булыр, -  дип җавап бирә ул.

…1914 елны империалистик сугыш башлана. Беренче мобилизация белән сугышка китүчеләрне озату көнендә бөтен урамнар кара болытны хәтерләтеп, халык белән тулды. Сугышка китүче җирсез халык Гатият куштан өенә баралар:

– Гатият агай, үч төбеңә йон чыктымы? — диләр дә, үзен кыйный-кыйный урам буенча алып китәләр. Башка берничә кулакны да канга батырганчы кыйныйлар, ләкин шул вакытта кораллы полицейский килеп җитеп, аларны коткара. Куштан Гатият үлеп кала. Бу урам сугышы Камышлы авылында гасырлар буенча көйрәп яткан сыйныф көрәшенең кинәт кабынып, дөрләп киткән бер күренеше иде…

Солдат

Февраль революциясеннән соң, вакытлы хөкүмәт чорында, яшьтәшләремне армиягә чакырдылар. Миңа 16 яшь, берүзем мунча кергәндә исереп, аңымны югалтып егылганмын. Шуннан бирле миндә йөрәк авыруы булып калды. Авыру аркасында мине бераз вакыт армиягә алмый тордылар, аннан барыбер алдылар…

Армиядә безне бераз мылтык тотарга, атарга өйрәттеләр дә, бөтен дивизия белән фронтка озаталар икән дигән хәбәр таралды. Солдатлар арасында сугышка, вакытлы хөкүмәткә каршы бик көчле аңлату эшләре бара иде. Фронтка китәргә бер көн калгач,  солдатлар кесәләренә ташлар тутырдылар. Менә безне товар вагоннарына утырттылар. Поезд кузгалып китү белән перронда басып торучы түрәләргә ташлар яудыра башладык. Безне кабат вагоннарга куып керткән казаклар  мылтыклардан һавага ата башладылар.

… Екатеринослав шәһәренә кадәр поезд беркайда да тукталмады, чапты да, чапты. Поезд туктау белән солдатлар төштеләр дә, барысы бергә шәһәргә киттеләр. Вагоннарда сугышны күрмәгән, дары иснәмәгән яшьләр генә калдык. Солдатлар шәһәрдә аракы складына бәреп кергәннәр дә, бер бочканы ватып эчкәннәр, урамга агызганнар. Милиционерлар исерек солдатларны вагоннарга кертеп тутырдылар. Солдатлар сатучы хатыннарның товарларын да күтәреп киткәләделәр…

Румыниянең Яссы шәһәреннән безне фронтка җәяү алып киттеләр. Карпат таулары нарат урманнары белән капланган иде. Урманнарга җиткәнче безне бер ачык урында туктаттылар. Безнең яныбызга автомашиналарга утырып генераллар килде. Алар сугышны җиңүгә кадәр алып бару хакында сөйләделәр. Солдатлар каршы сүзләр әйткәләделәр. Бер солдат берничә ботакка сасы балыклар элеп:

- Гаиләләребез ач, безгә дә сасыган балыклар ашатасыз. Менә без ашый торган балыклар. Сез дә иснәп карагыз! — дип, шуларны генералларның борын төпләрендә йөртә башлады. Генераллар машиналарына утырдылар да киттеләр. Солдатлар: «Яшәсен Совет идарәсе, бетсен вакытлы хөкумәт, сугыш тәмамлансын», — дип кычкырып калдылар…

…Безнең окоплар Карпат таулары өстендә, нарат урманнары арасында иде. Икенче тау өстендә дошман урнашкан. Бер көнне окопларыбыз буенча безнең бер генерал белән бергә союзниклар — Франция, Англия генераллары йөреп чыктылар. Алар фронт сызыгы буйлап безнең солдатларны дошманны җиңгәнче сугышырга димләп йөрделәр.

…Мин авырып киттем, госпитальгә озаттылар. Йөрәк авырыу белән бер ай ятканнан соң, мине армиягә яраксыз дип, ак билет биреп, өйгә кайтырып җибәрергә булдылар. Самарга җиткәнче бер урында 200 грамм ипи бирделәр. Богырысланда миңа Бәдретдин абыйның әтисе Гыйзетдин абый очрады. Ул миңа толыбын, киез итеген кидереп авылга алып кайтты.

Өйгә кергәч тә солдат киемнәрен тышка чыгарып ташладык, чөнки алар бетле иде. Бераз тынычлангач ашарга утырттылар, ләкин ашап булмады. Иске Сосна авылына табибка бардым. Ул кайнаган җылы сөт кенә эчәргә кушты. Шулай итеп әкрен генә туклана башладым мин. 12 көнлек юлда бер бәрәнге пәрәмәче һәм  200 грамм ипи генә ашаган идем бит.

1917 елның декабрь азагы булгандыр инде. Мин кабат балалар укытам».

Шулай әткәй туган авылына кайта алган (Бөек Ватан сугышыннан да исән-сау кайтты ул). Ә күпме татар һәм башка милләт солдатлары рус патшалары башлаган, Рәсәйнең халыкларына бер дә кирәкмәгән гаделсез сугышларда һәлак булганнар, имгәнеп кайтканнар!

Үзәк телевидениянең бер каналында Беренче бөтендөнья сугышына багышланган аналитик тапшыруда шуны сөйләделәр: Рәсәй ул сугышта катнашмыйча да кала алган икән, катнашырга әллә ни җитди сәбәпләре дә булмаган, тик рус патшасы Николай Икенче Франция патшасы белән дустанә булып, анарга ярдәм итәр өчен сугышка керергә булган. Патшабыз шул сугышка кертмәгән булса, хәзер безнең уртак илебез бик алдынгы, бик бай булган булыр иде.

Илгә дошман хөҗүм иткәндә татар-башкортлар да батырларча сугышканнар. Без алар белән горурланабыз.

Дәвамы бар.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Камил улы НАДИРОВ.

samtatnews.ru

Просмотров: 1690

Один комментарий

  1. Игътибар! «2018 елда Камышлы авылы мәктәбенә 100 яшь тула» дип аталган язмаларга рәсемнәр өстәлде!