Наилә Җиһаншина “яулык” проблемасы турында: Гардеробка бәйләнеп проблема хәл ителми

6804Дәүләт органнары чүпрәккә каршы көрәш ачарга тиеш түгел – Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина шул фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе белән Мордовиянең Ромодан районы Азюрка авылы мәктәбендә укытучы хатын-кызларның яулыкларын салуларын таләп итү проблемасы турында сөйләшкәндә белдерде. 

Искәртеп үтик, Наилә Җиһаншина үзе шушы авылда туган.

“Бу беренче тапкыр гына түгел. Бер ыгы-зыгы булып алган иде инде. Җитәкчелек яулыкны гарәпчә итеп түгел, ә гадиерәк кенә, татарча итеп бәйләргә кушкач, укытучы хатын-кызлар килешкән иде. Яулыкны артка бәйләп, муен ачык булмасын өчен водолазка кияргә ризалашкан иделәр. Аннан соң нәрсәләр булганын белмим, чөнки мин бит инде анда яшәмим, яшәмәгәч, андагы хәлләрне белеп тормагач, читтән генә бәя бирү авыр ул. Ике якны да тыңламыйча, дөрес фикер әйтеп булмый.

Мөселман хатын-кызлар берлеге булгач, без инде борчылабыз, чөнки яулык – ул инде безнең гадәтебез, ниндидер бизи торган элемент кебек. Без мөслимәләр дигәндә, әхлакый кагыйдәләр дибез, әхлак булгач, тыйнаклык була. Яулык – ул безнең битебез, сөлгебез, маягыбыз, флагыбыз. Шуңа күрә бар хатын-кызлардан яулык салдыру таләбе дөрес түгел. Дәүләт органнары чүпрәккә каршы көрәш ачарга тиеш түгел дип саныйм. Гомумән, экстремизмны гел хатын-кыз белән бәйлиләр., гәрчә аларның да, балаларның да моңа бер катнашы булмаса да. Бу позиция аңлашылмый. Хатын-кызларны елатып эштән куу, алар эшсез калгач, балалар ач кала дигән сүз, бу бер дә дөрес әйбер түгел инде”, — дип билгеләп узды Наилә Җиһаншина.

Ул: «Анда проблемалар бардыр, тиктомалга чыкмагандыр», — дигән фикердә.

“Проблема булгач, аны тирәннән ачыклап, хәл итәргә кирәк. Экстремизмга, радикализмга каршы көрәш башлыйлар икән, әгәр сәбәпләре булса, башласыннар.  Эзләсеннәр агитаторларны, өндәүчеләрне. Тик балалар белән хатын-кызларның ни катнашы бар? Нинди генә көрәш башланса да, аны проблемалы кешеләрдән башларга кирәк. Бу дөресрәк булыр. Хатын-кызга зур стресс ясау гына экстремизмга каршы көрәш түгел”, — диде мөселман хатын-кызлар берлеге җитәкчесе.

Наилә Җиһаншина фикеренчә, мәктәптә тәртип кирәк икән, башка ысуллар белән тәртип урнаштырсыннар. “Бу хатын-кызның яулыгы, итәгенең озынлыгы, өстенә кигән накидкасына карамый. Гардеробка бәйләнеп проблема хәл ителми. Хатын кыз бит ул бертөрле генә йөри торган кеше түгел. Ул яулыгын бер көн алдан, бер көн арттан, өченче көн бөтенләй башка алым белән бәйләргә дә мөмкин. Без бит гардеробны үзгәртергә тырышабыз”, — ди ул.

Наилә Җиһаншина әйтүенчә,  бу хакта тулы җавап бирер өчен, вазгыятьне ачыклап бетерергә кирәк. «Билгеле, безнең позиция яулыклар яклы. Әмма монда моның төп әйбер булмавы сизелә. Балалар җомга намазына йөргәннәр һәм мәктәптә коллектив намаз укыганнар. Яулык ул басым өчен сәбәп кенә», — дигән фаразы белән уртаклашты ул. 

Укучыларның мәктәптә күмәкләшеп намаз укуына килгәндә, Наилә Җиһаншинаның моны бик үк хуплап бетермәве аңлашылды. “Бәлки, алар җәмәгать белән укуны өстен куйганнардыр. Мин инде әйттем – анда якында гына мәчет тә бар, балалар мәчеткә дә керә ала. Мәктәп программасын үтәсеннәр, аннары намаз укысыннар. Намаз ул – Аллаһ белән ике арада була торган гыйбадәт. Аны күрсәтеп түгел, ә дәрестән бушагач та укып була”, — диде ул.

“Татар-информ”.


КОНТЕКСТ:

«Платочный» скандал в Мордовии: «Верующие христиане очень плохо относятся к тому, что творят в Белозерье» / Учителя мордовской школы рассказали, что они думают о запрете на платки

* * *

Мин яулыкны куркыныч итеп түгел, матур итеп бәйләү яклы – Кадрия Идрисова

* * *

Наилә Җиһаншина “яулык” проблемасы турында: Гардеробка бәйләнеп проблема хәл ителми

* * *

Мордовиядәге “яулык” проблемасын социализация юлы белән хәл итеп була – Рушан Аббясов / В ДУМ РФ прокомментировали скандал с платками в Мордовии

* * *

В Мордовии по требованию «главы» дожимают педагогов в платках

* * *

Рөстәм Батров: Укытучы хатын-кызларга яулык бәйләүне тыю – дискриминация

* * *

Мордовиядә яулык проблемасы: укытучылар ярдәм сорый, иҗтимагый үзәк яулыкны салырга чакыра

 

 

Просмотров: 1012

Комментирование запрещено