Салават Фәтхетдинов турында кызыклы 15 факт!

news_1760610 гыйнварда Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов туган көнен билгеләп үтте. Аңа 57 яшь тулды. Гомер бәйрәме уңаеннан халкыбызның яраткан җырчысы турында 15 кызыклы факт тәкъдим итәбез.

1. Салават Фәтхетдинов 1960 елның 10 гыйнварында Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылында туган.

2. Салаватның әнисе Тәкълимә апа: «Салават кечкенәдән тырыш булды. Сәнгатьтә булмаса, башка өлкәдә уңышка ирешер иде. Авылда калган булса да, югалмас иде».

3. Мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамак мәдәни агарту училищесында, Казан мәдәният институтының режиссерлар әзерләү бүлегендә укый.

4. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында үз акчасына татар эстрадасы бүлеге ача.

5. 1989 елдан бирле ел саен сольный концертлар куя.

6. Мактаулы исемнәре: «Россия Федерациясенең атказанган артисты», «Татарстан Республикасының халык артисты», Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премияләре лауреаты. Автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры, Россия чемпионы.

7. Салават Фәтхетдинов исеме Казанның Бауман урамындагы «Йолдызлар аллеясы»нда урын алган.

8. Тормыш иптәше – Ләйсән, кызлары – Лиана, Алинә (кияүдә), улы – Рөстәм.

9. Салават тормыш иптәше белән үз авылында танышкан. «Мин армиядән кайтканда, Ләйсән өченче сыйныфта укый иде. Аны үзем үстердем дисәм дә була», – ди җырчы.

10. Яраткан ризыгы – Ләйсән пешергән кыстыбый.

11. Яраткан ял итү урыны – Чехия, Карловы Вары. Шулай ук дуслары белән табигать кочагында ял итәргә ярата.

12. Яраткан автомобиле – джип «Mercedes».
 
13. Хоббие – мылтыклар.

14. Салават Фәтхетдинов шулкадәр тыгыз режим белән яши ки, аның хәтта өч машина йөртүчесе бар, ди.

15. «Мин үземне яхшы җырлыйм дип әйтә алмыйм. Мин яхшы җырчы түгел, мин– яхшы артист. Мин халкым өчен җырлыйм. Иҗатымны яратучы, билет алып концертларыма килүче халык өчен җырлыйм».

Интертат.ру

Просмотров: 1098

Один комментарий

  1. Салават абый мәңгелек!
    Ул картаймый,яше мөһим түгел