Сезгә өмет баглыйбыз…

sohbnv9lvisСамарада яшәүче 1,5 яшьлек Камил Закировка ярдәм кирәк! Сабый ДЦП, микроцефалия (баш мие патологиясе) белән авырый, аның күрү нервы зәгыйфьләнә (ЧАЗН авыруы). Мускул һәм нерв тукымаларының җитлекмәве сәбәпле (артрогрипоз) ул утыра да, йөри дә алмый.

-         Камил бик түземле малай, сирәк елый, музыка тыңларга ярата. Улыбыз әлегә ятып кына тора. Артрогрипоз авыруы аркасында Камилебезнең аяклары икесе ике якка караган, тездән бөгелмиләр, табаннары да борылган.

Улыбыз утыра, күрә, безне әз генә булса да аңлый башласын өчен ирем Ринат белән күп көч куябыз, аны төрле табибларга, массажга йөртәбез. Казанда “Беренче адым” реабилитация үзәгендә дәвалау курсына да зур өмет баглыйбыз. Әмма аны үтәргә 160 мең сум акча кирәк, гаиләбез өчен бу бик зур сумма. Туганнарыбыз, дусларыбыз, танышларыбыз ярдәме белән дә кирәк кадәр акча җыя алмадык. Шуңа да халыкка мөрәҗәгать итәргә булдык, — дип сөйли Камилнең әнисе Айгөл Закирова.

sohbnv9lvisСабыйга ярдәм итәргә теләүчеләр Айгөл ханымның Сбербанк картасына ача күчерә алалар:

карта номеры: 4276540016746400

Счет: 40817810854407714530

Элемтә өчен телефон номеры: 8-987-956-16-79

«Бердәмлек».

Просмотров: 2173

Комментирование запрещено