«Керәшеннәр татардан түгел, мәҗүсиләрдән чыккан» / «Кряшены произошли не от татар, а от язычников» (ВИДЕО)

140af3d3-522d-49d8-b0fe-8764f3407290_tv_w377_r110 гыйнвар Казанның Халыклар дуслагы йортында Мәскәү режиссеры Наталья Гудылина төшергән «Божий народ – кряшены» фильмын тәкъдим итү чарасы үтте. Фильмны караудан соң, керәшеннәрнең килеп чыгышы турында кызыклы фикер алышу да булды.

Заманында татар җырларын башкарып, татар мәдәнияте үсешенә көч керткән, татарлар арасында халык артисты булып танылган Георгий Ибушев бүген үзен һич тә татар дип санамый, ә VI гасырда татарлар белән янәшә яшәгән мәҗүсиләр токымының дәвамы ди. Бу фикерне ул, Халыклар дуслагы йортында «Божий народ – кряшены» фильмын тәкъдим итү вакытында әйтте. Бер сәгатькә якын барган фильмда татар милләте бер тапкыр да искә алынмый. Киресенчә, татарларның күп гасырлар керәшеннәргә православ динен саклауда комачау итүләре әйтелә.

Фильмны карарга керешкәнче, аның авторы, Мәскәүдә урыс православ дөньясында күпмедер танылу алган режиссер Наталья Гудылина җылы сәламләү сүзен әйтте. Ун минутка якын ул керәшен халкына мәхәббәтен аңлатты һәм бу милләтнең аңа туганнарча якын булуын әйтте. Бу чыгыштан соң күрсәтеләчәк фильмның керәшеннәргә ошаячагына шик юк иде. Күп гасырлар буе керәшеннәр татарның бер өлеше саналса да, бер сәгатькә якын барган фильмда татар сүзе бер тапкыр да яңгырамады. Киресенчә, керәшен рухание Дмитрий Сизов “татарлар идеологиясе йогынтысында керәшеннәргә динне саклау авыр” ди. Фильмда керәшеннәр күбесенчә православ дине сакчылары итеп тасвирланды.

Тихвин чиркәве башлыгы Павел атакай фильмда: «Керәшеннәр халык статусына ия түгел. Димәк милләте булмагач, аның теле дә юк. Без чиркәүдән һәм Христостан башка берәүгә дә кирәкмибез. Керәшеннәрнең мәктәбе дә, театры да юк. Башка барыр җире булмаганлыктан алар үз динен саклый» дип белдерде. Моннан тыш фильмда керәшен яшьләренең эшчәнлеге күрсәтелде. Карау тәмамлангач, үзара фикер алышу да булды.

Татарстанның халык артисты, танылган опера җырчысы Галина Казанцева режиссерга «фильмны дәвам иттерсәгез, башка безне чукындырылган дип әйтмәгез» дип үтенде. «Без бу җирдә үзебезне абориген дип саныйбыз. Керәшеннәр милләте VI гасырда ук булган. Әмма аларны чукындырылган татарлар белән катнаштыралар. Мәдәни, дини, фольклор ягыннан күп нәрсә безнең милләттән чыккан» диде ул.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты галимәсе Татьяна Дунаева да үз чыгышында керәшеннәрне Болгар дәүләтендә яшәгән христиан динле төрки халык дип атый.

Татарстан фәннәр академиясе Тарих институтының керәшеннәр һәм нугайбәкләрне өйрәнүче бүлегенең яшь галиме Эмиль Шәрәфиев әлеге фильмны караганнан соң, аның кайбер хилафлыкларын ачыклады.

«Керәшеннәр татар җире урыс дәүләтенә кушылып, Явыз Иван тарафыннан чукындыру сәясәте башлангач кына барлыкка килгән. Аларның тамырлары һичшиксез XVI гасырга карый. Керәшеннәрне аннан алда барлыкка килгән халык дип атар өчен бернинди дә дәлилләнгән чыганаклар юк”, диде ул.

Әгәр фильмның дәвамы булса, керәшеннәр анда үзләренең җыр мәдәниятен тасвирларга киңәш итә. Билгеле, ул татар мәдәнияте белән нык бәйле һәм бу очракта фильмда татарларны искә алмый булмый. Режиссер Наталья Гудылина керәшеннәр белән май кояшыдай балкып сөйләшсә дә, Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшергә теләмәде. Гәрчә, Мәскәүдән килеп кинәт кенә керәшен халкына гашыйк булган, алар турында фәкать берьяклы, провослав дине ягын гына тасвирлаган урыс хатынына сораулар күп иде. Әлеге фильм кем кушуы белән төшерелде, аны кем финанслады, бу федераль үзәк сәясәтеме? Әмма Гудылина «Мин мондый провокацион сорауларга җавап бирмим» диде.

azatliq.org

* * *

Народный артист Татарстана, прославившийся исполнением татарских народных песен, Георгий Ибушев, не считает себя татарином, а утверждает, что он является потомком язычников, живших рядом с татарами в VI веке. Он признался в этом во время презентации фильма «Божий народ – кряшены». В картине продолжительностью не более часа татарский народ не упоминается ни разу. Напротив, рефреном повторяется мысль о том, что татары на протяжении многих веков мешают кряшенам исповедывать православие.

Перед показом своей картины режиссер Наталья Гудылина, широко известная в православных кругах, поприветствовала собравшихся. В своей вступительной речи она говорила о том, как любит крещёных татар и тепло к ним относится.

В официальной науке считается, что кряшеныявляются этноконфессиональной группой в составе татарского народа. Однако в фильме о татарах не было сказано ни слова. Священник Дмитрий Сызов в этой картине заявляет, что «под влиянием татарской идеологии кряшенам сложно сохранять свою религию». Крещёные татары в картине «Божий народ – кряшены» представлены в качестве защитников православной веры.

В съёмках фильма также принял участие и протоиерей Павел Павлов –благочинный кряшенских приходов Казанской епархии. «Кряшены не имеют статуса как народа. Ну и получается, если нет народа, значит, нет и языка. Нет и проблем. Кроме как храму и Христу мы никому не нужны-то больше. Поэтому нам надо хранить свою веру. Некуда больше идти как кроме церкви. У них же сейчас ни школы, ни театров своих. Куда? Только храм и есть. Поэтому они и хранят это. Это как бы единственное, что еще можно сохранить в этих условиях», – заявил он.

Кроме того, в фильме отдельное внимание уделено деятельности кряшенской молодежи. После показа началась дискуссия.

Ну, мы не любим говорить о том, что мы крещёные

Народная артистка Татарстана, оперная певица Галина Казанцева попросила авторов в случае продолжения съёмок не называть кряшен крещёными. «Ну, мы не любим говорить о том, что мы крещёные. У нас ведь ученые тоже есть. Слово «керечины» — оно было слишком давно, витало здесь. Такой народ был. И откуда мы, именно кряшены, щас пишемся — ну, потому что сошлось вместе с крещёными. Керечины — был такой народ. Мы себя считаем аборигенами на нашей земле. От нас много всего родилось. От нашего народа много что живёт: и духовного, и художественного, и быт, и фольклорно-этнографическое», – сказала она.

Татьяна Дунаева из Казанского государственного института культуры и искусств называет кряшен тюркским народом, исповедовавшим христианство еще во времена Волжской Булгарии.

Эмиль Шарафиев из отдела по изучению кряшен и нугайбеков Института истории Академии наук Татарстана назвал целый ряд ошибок, допущенных в картине.

«Кряшены появились лишь после того, как татарские ханства были завоёваны русским государством вследствие политики насильственной христианизации местного населения. Их корни относятся к XVI веку. Нет никаких доказательств того, что кряшены как отдельный народ существовали до этого, нет», – заявил он.

Многие зрители в случае продолжения проекта посоветовали отдельно осветить песенную культуру кряшен, которая очень тесно связана с татарской песенной культурой. Режиссер Наталья Гудылина, очень тепло отзывавшаяся о крещёных татарах, отказалась отвечать на вопросы корреспондента радио Азатлык, освещавшего презентацию фильма. А вопросов к московскому режиссеру было много. По чьей идее создавался фильм? Кто его финансировал? Гудылина заявила, что не будет отвечать на такие «провокационные» вопросы.

idelreal.org

Просмотров: 919

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>