Экспертлар «Яровая кануннары»ннан баш тарту мөмкинлеген караячак / Эксперты правительства обсудят отмену «закона Яровой»

Михаил Абызов.

Михаил Абызов.

Русия хөкүмәте белгечләре «Яровая кануннары»ннан баш тарту турындагы петицияне караячак. Ачык хөкүмәт сораулары министры Михаил Абызов җитәкчелегендә эшче төркем утырышы 19 гыйнварда булачак.

Русия хөкүмәте белгечләре «Яровая кануннары»ннан баш тарту турындагы петицияне караячак. Ул «Русия иҗтимагый инициативасы» сайтында 100 меңнән артык имза җыйган иде. Ачык хөкүмәт сораулары министры Михаил Абызов җитәкчелегендә эшче төркем утырышы 19 гыйнварда була, дип хәбәр итә Ведомости.

Канунны үзгәртүне сорап президент һәм премьерга мөрәҗәгать итүчеләр «Яровая кануннары» күп кенә интернет ширкәтләрне бөлгенлеккә төшерәчәк һәм шулай ук кеше хокукларын боза дип язган иде.

Петиция порталда былтыр 8 июльдә чыкты. Аны экспертлар төркеме октябрьдә карарга тиеш иде. Карау кичектерелгән өчен Коррупциягә каршы көрәш фонды мәхкәмәгә мөрәҗәгаь итте.

Басма язуынча, Американың Мәгълүмати технологияләр һәм инновацияләр фонды «Яровая кануннары» мәгълүматны саклау инициативаларының дөньяда булганнарыннан иң кырысы дип билгеләгән. Русиядән тыш әлеге өлкәдә кырыс кануннар Кытай, Индонезия, Төркия, Вьетнам һәм Германиядә бар диелә.

Дума депутаты Ирина Яровая һәм Федерация шурасы әгъзасы Виктор Озеров әзерләгән кануннар террор һәм экстремизм, рөхсәтсез яшәүче мигрантларга ярдәм итү, урам җыеннарына чыгарга чакыру һәм ул турыдагы мәгълүматне яшергән өчен җәзаны кырыслатуны күз алдында тота. ФСБ махсус операцияләр вакытында биналарның җимерелүе өчен җавап тотмый, аларга интернет провайдерлар үзләрендә саклаган барлык мәгълүматне тапшырырга тиеш була. Провайдерлар кешеләр язган хатларны һәм кыска смс-язышулырны өч ел сакларга тиеш булачак.

Дини эшчәнлеккә чикләүләр кертелә. «Дин һәм намус иреге турында»гы канунга үзгәрешләр кертү турыдан-туры мөселманнарга да кагыла. Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев бу канунны кискен тәнкыйтьләп чыкты. Ул Татарстан дәүләт шурасының 19нчы сессиясендә катнашкан депутатларны «Яровая кануннары» өчен тавыш бирмәскә чакырган иде.

azatliq.org

* * *

Экспертная рабочая группа при правительстве, возглавляемая министром по вопросам Открытого правительства Михаилом Абызовым, 19 января обсудит возможность отмены так называемого «закона Яровой» или его модификации, сообщил «Интерфаксу» президент Фонда информационной демократии Илья Массух.

«Основная причина данного обсуждения — это то, что петиция за отмену закона на сайте Российской общественной инициативы (РОИ) набрала 100 тыс. подписей», — пояснил он. По данным сайта РОИ, за петицию проголосовало 100 тыс. 98 человек, а против отмены — 1 тыс. 439 человек.

В петиции было указано, что на постройку инфраструктуры для реализации «закона Яровой» потребуется более 5 трлн рублей. «Для сравнения, доходы федерального бюджета России в 2015 году составили 13,7 трлн рублей. Также этот закон противоречит Конституции РФ и абсолютно бесполезен с технической точки зрения. Просим отменить данный закон, так как данный закон требует огромных денег…. и может привести к банкротству многих интернет-компаний и снизить доход государства от получаемых от них налогов», — говорится в обращении авторов инициативы, опубликованном на сайте РОИ.

По словам Массуха, на встречу будут приглашены авторы инициативы, профильные ведомства, а также автор петиции, с которым будет проведено обсуждение. «Автор должен пояснить, чего конкретно добивался этой инициативой, например, может он предложит внести изменения в закон, а не просто отменить его. И после детального обсуждения рабочая группа примет решение», — отметил он.

«Закон Яровой»

Президент РФ Владимир Путин в июле 2016 года подписал закон «О внесении изменений в федеральный закон «О противодействии терроризму» и отдельные законодательные акты Российской Федерации в части установления дополнительных мер противодействия терроризму и обеспечения общественной безопасности». Документ был внесен на рассмотрение Госдумы РФ депутатом Ириной Яровой и сенатором Виктором Озеровым.

«Антитеррористические поправки» обязывают операторов и интернет-компании хранить текстовые сообщения, голосовую информацию, изображения, звуки, видео, иные электронные сообщения пользователей вплоть до шести месяцев. Операторы связи также должны хранить информацию о фактах приема, передачи, доставки сообщений и звонков (так называемые метаданные) в течение трех лет, интернет-компании — в течение года.

Норма о хранении операторами и интернет-провайдерами пользовательского трафика должна вступить в силу с 1 июля 2018 года.

Операторы и интернет-компании неоднократно заявляли, что на рынке нет многих решений для реализации инициативы. Компании ранее также сообщали, что закон приведет к уменьшению поступления налога на прибыль в связи с потенциальными расходами на покупку оборудования.

interfax.ru

Просмотров: 726

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>