Камышлы театры тарихыннан истәлек

MG_4637-300x200Әткәемнең язып калдырган хатирәләренә нигезләнеп

«1919 елда Камышлыда театр оеша башлады. Башлап йөрүчеләрнең берсе — укытучы һәм партия әгъзасы Газиз абый Гарипов. Китапханә ачылгач, шул ук бинада репетицияләр уткәрелә  башлады.

Җәен спектакльләрне ачык һавада да  оештыргаладык. Бервакыт Камышлы  авылы Советыннан олаулар алып, Балыклы авылына пьеса куярга киттек. Кышның язга табарак авышкан вакыты булгандыр инде. Спектакль  куярлык бина юк. Бер ташландык таш келәт  (ул  Камышлыдан Балыклыга килеп кергәндә мәчет турында — сул якта кала иде) бар. Түбәнең бер тактасы эчереп ишелеп  тә төшкән. Шул тишектән келәткә кар тулган.  Карланган, бозланган такталар табып, сәхнә һәм тамашачыларга утыргычлар ясадык. Алар шыгыр-шыгыр килеп тора. Үзебез өшемәс өчен, килешсә-килешмәсә дә, күп хәрәкәтләр ясарга  тырышабыз. Ястү намазыннан чыккач, күп кенә  чалмалы  картлар да спектакльне карарга кереп утырганнар иде, димәк биредә театр карауны зур гөнаһка санамаганнар.

Балыклыдан Усман һәм Бакай авылларына киттек. Бакайга җомга көнне килдек.  Ә биредә бер ишан яши иде. Изге көнне  тирә-яктагы авыллардан  ишанның мөритләре «сабак» алырга җыела. Авыл Советында үзебезнең нинди максат белән килүебезне  белдердек. Тиз арада авылга  спектакль  турында хәбәр таралды.

Безнең янга дүрт карт килеп керделәр һәм:

- Безне ишан хәзрәт җибәрде. Сез безнең  авылдан спектакль куймыйча гына китә алмассызмы икән? Әгәр дә  пьесагызны куймыйча гына китсәгез, без сез тамашагыздан күпме акча җыярга исәпләгән булсагыз, шуларны тулысынча түләп җибәрәчәкбез, — диделәр.

Безнең иптәшебез Газиз Вәлиев (аны авыл халкы «алама Газиз» дип атый иде, чөнки аның ямаулы бишмәтеннән башка бернәрсәсе дә юк иде; өстендә — бишмәт, билен билбау белән буып куя, аягында — чабата, бүреген кырын киеп, горур гына атлап йөри; малай чакта эшчеләр арасында яшәгәнгә күрә, русча  сөйли һәм яза белә) кесәсеннән  кагәзь, каләм алды да, килгән мөритләрнең  фамилияләрен сорап, язарга тотынды. 

- Ни…ни… Тукта, иптәш, син алай итмә инде… Кәгазьгә төшсә — бу зурга китә… Без бит ишан хәзрәтнең үтенечен генә әйтергә килдек… Ни…ни… Иптәш, Сезгә спектакль  куяр өчен нәрсә кирәк булыр икән? — диешә башламасыннармы тегеләр.

- Менә алай булса, тыңлагыз мин сөйләгәннәрне, -  дип башлады Газиз. -  Сез сәхнә һәм тамашачыларга утыргычлар әзерләгез. Без бирегә спектакль куеп, акча җыярга килмәдек. Без эшче-крестьянның  бәхете өчен көрәшүче, начарлык белән яхшылыкны бер-берсеннән аерырга өйрәтүче пьеса куячакбыз. Халыкны байлар алдында баш иеп тормаска өйрәтәчәкбез.

Газиз сораганны эшләделәр, сәхнә һәм утыргычлар ясалды…

…1920 елның җәендә Хисмәт хаҗиның йортында спектакль куйдык. Кәшфи Сафин, Газиз Гарипов, Сәви Галиуллин, Хөмәйрә Йосыпова, Фатыма Надырова һәм мин катнаштык.

Укытучы, пенсионер Камил Надыров».

Әткәйнең театр турындагы язмасында  Гарипов Газиз дә, Вәлиев  Газиз дә бар. Әллә әткәй ялгышып, ике төрле фамилия язып куйган, әллә икесе ике кеше микән? Аны хәзер белеп булмый инде…

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Камил улы НАДИРОВ.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

2018 елда Камышлы авылы мәктәбенә 100 яшь тула (БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК)

* * *

2018 елда Камышлы авылы мәктәбенә 100 яшь тула (ИКЕНЧЕ БҮЛЕК)

* * *

2018 елда Камышлы авылы мәктәбенә 100 яшь тул (ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК)

Просмотров: 1388

Комментирование запрещено