Рафаил Хәкимов: Бөтен дөньяда капитализм шәһәрдән башланган, ә татарда — авылдан

7525Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов татар авыллары тарихын өйрәнү аркасында моңа кадәр билгесез мәгълүматның ачыклануын искәртте. Мәсәлән, бөтен дөньяда капитализм шәһәрдә формалашкан, ә институт үткәргән тикшеренүләр бары татарда гына аның авылдан башланганын күрсәткән. Галим татар капитализмы башында Арча районында урнашкан татар авылы Түбән Оры авылы тора, ди. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.

“Тарихның күп өлеше авылда. Безнең тикшеренүләр дә татарда капитализмның авылдан башлануын күрсәтте. Бөтен дөньяда ул шәһәрдә формалашкан. Фәкать татарда гына авылда”, — ди Рафаил Хәкимов.

Галимнәр үткәргән тикшеренүләр татарда капитализм барлыкка килүдә Арча районы Түбән Оры авылының зур роль уйнаганын күрсәткән. Бу авылда җитештерелгән тукыма Россия базарының 50 процентын тәэмин итүе ачыкланган. Арча районында урнашкан бер авылда эшләнгән комач, тукыма Урта Азия базарын да тутырган. Авыл халкын бу һөнәргә иң элек Бохарадан килгән белгечләр өйрәткән. Аннан соң алар Бельгиядән станоклар сатып алып, җитештерүне башлап җибәргән.

Галим капитализм үсеше татарларда XVIII гасырның ахырында башлана, XIX гасырда аякка баса, ә ХХ гасырда татарлар бик байый, ди. «Татарлар ярты Казанны сатып ала. Революция булмаса, бөтен Казан алар кулында булыр иде. Бу вакытта байлар мәдрәсәләр, мәчетләр сала, фондлар оештырып, татарларны чит илләргә, Европага укырга җибәрә. Халыкка, мәгърифәткә күп акча түгә, ләкин шул ук вакытта тагын баюын да дәвам итә”, — диде Рафаил Хәкимов.

Галим тикшеренүләрнең иң элек Казан арты авылларыннан башлануының искәртте. “Бу якны тикшермичә, башканы аңлап булмый. Андагы сәүдәгәрләр Уфаны төзи башлаган. Алар Бохара, Кытайга кадәр йөргән. Шуны өйрәнмичә, без башканы белә алмыйбыз”, — диде Рафаил Хәкимов.

“Татар-информ”.

Просмотров: 866

Комментирование запрещено