Яңа ел төнендә

3KrPcDbnat0Кешеләргә бәхет вәгъдә итеп
Салкын карлар түгел, җир өстенә
Ак күбәләк булып өмет ява…

Җирне ак кар бураннарга төреп, ак өметләр белән тагын яңа ел килде. Үтеп киткән һәм килгән елларны аерып торучы тылсымлы бер төн бар. Аны без моңсуланып та, ниндидер өмет белән дә көтеп алабыз. Яңа Ярмәк авылы клубында бу кичне бик матур бәйрәм чарасы үткәрдек.

Кичәбезне «Яңа ел килә» дип аталган җыр белән башлап җибәрдек. Аннан соң җирле шагыйрә Гөлсинур апабыз Гафурова безгә үзе иҗат иткән (сүзләре дә, көе дә аныкы) «Яңа ел килде» дип аталган җырын бүләк итте.

Бу кичне юбилярларыбызны да тәбрикләп үттек. Алар — Наилә апай белән Вәли абый Хәмәдиевлар. Быел парның гаилә корып җибәрүенә 60 ел була!

Авылдашлары каршында бертуган апа-сеңел Әлфинур ханым Әһлиуллина һәм Рәмзия ханым Мифтахова да матур җырлар белән чыгышлар ясадылар. Әлфинә Мугинова «Чиган кызы бие»н бик тә килештереп башкарды.

Арып-талып, ерак тундраларны үтеп, кар-бураннарны туздырып Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җиттеләр һәм безнең каршыбызда биеп алдылар. Бәйрәмгә шулай ук убырлы карчык, Ярмәк авылы әбиләре, чиган кызы да килгән иделәр.

Бу кичне төрледән-төрле скетч-күренешләрне, мәктәптә укучы кызлар тарафыннан әзерләнгән бик күп төрле биюләрне дә карап үттек, җыр-көйләрне дә тыңладык. Яңа ел кичәсе уеннар, табышмаклар белән үрелеп барды. Авыл халкы бәйгеләребездә бик теләп катнашты.

Килсен яңа ел, килсен!
Ак бәхетләр алып килсен!
Шул бәхетне барыбызга
Тигез итеп бүлеп бирсен.

2018 ел — Әтәч елы. Соңгы номерыбыз «Тавыклар белән әтәч күренеше» булды. Үзебезнең авылдагы бер абзарда тавыклар белән әтәч яши, ди. Бу кичне алар да безнең бәйрәмгә рәхим иткәннәр. Аларның моң-зарларын, шатлыкларын тыңлап киттек. Бу күренешнең авторы — үзебезнең авылда яшәүче талантлы шагыйрәбез Гөлсинур апа Гафурова.

Бәйрәмебез бик тә эчтәлекле, күңелгә ятышлы булды. Ахырдан лотерей билетлары уйнаттык. Әтәчләребезне Азат Хәмидуллин, Регина Яриәхмәтова, Әлфия Рәхимова отты. Ә иң зур призыбызны — 3 литрлы банкадагы балны -  Наҗия ханым алып китте. Фураж белән тулы капчыкларыбыз Чулпан белән Иске Ярмәк авылында яшәүчеләр бәхетенә булган икән. Билетларыбызның барсын да уйнаттык.

Бу кичне клубыбыз халык белән шыгрым тулы иде, хәтта басып торырга урын булмады…

Бәйрәмдә катнашучы кызлар-апаларга, мәктәп укучыларына Аллаһының рәхмәте яусын! Көн дә репетицияләр ясап йөрделәр, аннан авыл халкының күңелен күрделәр. Әфәрин! Менә аларның исемнәре: Мәрьям апа Каюмова, Галия Сабитова, Әлфинур Әһлиуллина, Гөлчәчәк Гыймаева, Гөлсинур апа Гафурова, Рәмзия Мифтахова, Тамара Хәмәдиева, Алия Хәмидуллина, Халидә Чеховская, Света Вәлиәхмәтова, Мая Фәйзуллина, Алисә Хәмәтшина, Розалия Гафурова, Гөлшат Хәмидуллина, Ләйсән Фәйзуллина, Алисә һәм Эльмира Госамовалар, Юлия Шакирова, Альберт Долманов, Айлина Хәмидуллина, шәһәрдән кайткан кызыбыз Диана. Кыш бабай ролендә — Рузил Минхәйров, Кар кызы — Әделина Хәмидуллина.

oRnml6oarEk3KrPcDbnat0MXIY41sZ_4I

hdkgMujlwR4Иганәчеләребез Салават һәм Асия Җәләевлар ике әтәч һәм бер мең сум акча бирделәр.

Яңа ел бәйрәмнәре шулай ук мәктәптә һәм балалар бакчасында да бик тә матур үттеләр. Якты хатирәләр ел буена җитәрлек. Нинди генә чара үткәрсәк тә, Зәйдуллиннар гаиләсе дә бер дә читтә калмыйлар, әлеге өч бәйрәм чарасына да кәнфитләр тулы пакетлар алып килделәр алар.

Аллаһының рәхмәтендә булыгыз, иганәчеләребез. Балаларыгызның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшәгез.

Яңа ел — могҗизаларга бай, тылсымлы вакыт. Өмет тулы күңелләребез бәхет көтә, хыялларыбыз якты. Яңа ел уртак өебезгә иминлек, туган телебезгә озын гомер, туган илебезгә якты киләчәк алып килсен.  Яңа ел иске бәхеткә яңасын өстәсен. Әмин!

Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире Рузалия ГАФУРОВА.

Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1120

Комментирование запрещено