Мәүлид кичәләрен моңлы мөнәҗәтләр бизи

imageПохвистнево районының Гали авылында да Пәй­гам­бәребез (с.г.в.)нең туган аен хөр­мәтләп искә алдылар. Җирле “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы алтмышка якын авылдашларын Коръән мәҗлесенә җыйган иде.

Чара мәдрәсә бинасында Равил һәм Динә Мостафиннар, Равил һәм Мәрзия Бәшировлар, Расих һәм Кәүсәр Латыйповларның матди ярдәме белән уздырылды. Башка авылдашлар да өйләреннән төрле тәм-томнар пешереп алып килгән иде.

Мәдрәсә ректоры, Урта мәчет имамы Наил хәзрәт Курмаев мәҗлесне башлап, аны уздыруга өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерде, хәерле, бәрәкәтле гомер теләп, дога кылды.

Имамыбыз һәм Похвистнево районы мөхтәсибе Илнур хәзрәт Гайнетдинов һәм Искәндәр хәзрәт Дергачев гыйбрәтле вәгазьләр сөйләделәр, Коръ­ән сүрәләре укыдылар. Мәд­рәсәдә белем алучы шә­кертләр, Пәйгамбәребез Мө­хәм­мәд (с.г.в.)не зурлап, сала­ват­лар әйт­теләр.

Соңыннан килгән кунаклар мул табын артында бәйрәм ризыкларын авыз иттеләр. Алар чараны оештырган “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Илһа­мия Кәримовага һәм Кәүсәр Шәйхетдиновага, барлык иганә­челәргә, мәдрәсә пешекчесе Гөлшат Гыймаевага кат-кат рәхмәтләрен әйттеләр.

imageimage2

Дин юлыннан тайпылмыйк

 Рабигүл әүвәл аенда

Пәйгамбәребез туган.

Бу көн тарихка теркәлеп,

Могҗизалар тудырган.

 

Пәйгамбәребез өммәтен

Татулыкта яшәткән.

Ихласлы бәндәләрне

Үз артыннан иярткән.

 

Дин юлыннан тайпылмыйча,

Алга таба бараек,

Күрше малына кызыгып,

Зур гөнаһлар кылмаек.

 

Кардәшләргә афәт килсә,

Сөенешеп тормаек.

Пәйгамбәрдән үрнәк алып,

Яхшылыклар кылаек.

 

Изге Мәүлид көннәрендә

Динебезне аңлатыйк.

Пәйгамбәребез хөрмәтенә

Салаватлар яңгыратыйк.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

* * *

Похвистнево районының Венера бистәсендәге мәче­тебездән бу көнне нур бөркеп торган кебек тоелды. Чөнки хәдисләрнең берсендә: “Бе­рәр йортта яисә мәчеттә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в)гә багышлап Мәүлид укылса, ул йортның яисә мәчетнең тирә ягын фәрештәләр чорнап алыр һәм шушы урында булган кешеләргә салават әйтеп торырлар, барысына да Аллаһы Тәгалә тарафыннан мәрхәмәт һәм Аның ризалыгы насыйп булыр”, — дигән сүзләр бар.

Имамыбыз Сөләйман хәз­рәт Гыйлаҗев бәйрәмгә Мө­хәм­мәд Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең дөньяга килгәненнән баш­лап, ахыр көненә кадәрге тор­мы­шы турында сөйләде. Аннары мәҗлескә җыелган иллеләп кеше “Мәүлид Шәриф” касыйдәсен укып, бергәләшеп салаватлар әйттек. Ахырда җәмәгать белән бергә җомга намазын укыдык, догалар кылдык. Аннан соң барыбыз да шатланып, киләчәктә тагын шундый мәҗлесләрдә күрешергә насыйп булсын иде дип, теләкләр теләп, өйләребезгә таралыштык.

«Кызганычка, мәчетебезгә көн саен намазга әле бары 5-6 бабай гына йөри. Җомга көн­нәрендә генә унбишләп кеше җыела. Шул унбиш-егерме ке­ше даими рәвештә мәчеткә килеп намаз укыса, бик яхшы булыр иде», — дип мәхәллә ке­шеләренә мөрәҗәгать итте Сөләйман хәзрәт.

Илһамия КӘРИМОВА,

Похвистнево районының “Ак калфак” оешмасы рәисе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1175

Комментирование запрещено