Увидела свет книга рассказов о Минтимере Шаймиеве Рабита Батуллы / Рабит Батулланың Минтимер Шәймиев турында хикәяләреннән торган китабы чыкты

7628В Татарском книжном издательстве увидел свет сборник рассказов Рабита Батуллы под названием «Илбашы», что в дословном переводе означает «Глава страны». В названии обозначено, что это «рассказы о первом Президенте Республики Татарстан, великой личности татарского народа Минтимере Шаймиеве». О новой книге на пресс-конференции в ИА «Татар-информ» рассказал директор Татарского книжного издательства Ильдар Сагдатшин.

Книга издана тиражом в 2 тысячи экземпляров. Стоимость книги – 180 рублей. «Илбашы» появится в магазинах издательства в понедельник.

Как рассказал корреспонденту ИА «Татар-информ» литературный редактор книги Газинур Морат, в ней собран материал, описывающий жизнь Минтимера Шаймиева с его рождения до сегодняшних дней. «Она охватила не раскрытые до этого по каким-то причинам тайны, события. Все, что написано в книге, соответствует действительности, так как основано на фактах, изложенных самим Минтимером Шариповичем и его супругой Сакиной ханум. Мы смогли раскрыть как политическую, так и личную жизнь нашего первого Президента», – сказал он.

“Татар-информ”.

* * *

Рабит Батулланың “Илбашы” дип аталган китабы басылып чыкты. Аның тулы исеме “Илбашы. Татарстан Республикасының беренче Президенты, татар халкының олуг шәхесе Минтимер Шәймиев турында хикәяләр” дип атала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына китап нәшриятенең директоры Илдар Сәгъдәтшин белдерде.

7627

Нәшрият директоры әйтүенчә, китапның 2000 данә тираж белән чыгарылган, аның бәясе 180 сум. Китап дүшәмбедән нәшрият кибетләренә сатуга чыгарылачак.

Китапның әдәби редакторы Газинур Морат китап турында “Татар – информ” хәбәрчесенә китапта Минтимер Шәймиевнең туганнан алып, бүгенге көнгә кадәр тормышы сурәтләнүен әйтте. «Моңа кадәр, кайбер сәбәпләр аркасында, әйтелмәгән, халыкка чыгарылмаган серләр, вакыйгаларны үз эченә алды ул. Китапта язылганнырның барысы да Минтимер ага, аның тормыш иптәше Сәкинә ханым сөйләгән фактик вакыйгаларга нигезләнеп язылды. Беренче президентыбызның сәяси тормышын да, шәхси тормышын ача алдык, — диде ул.

Китап хикәяләр формасында язылган:

“Тарантас узып киткәч, Минтимер сызгырды, яр чокыры борылмасыннан малайлар чыкты. Алар, өчесе бер атка атланып, болын ягына чакты. Минтимер, малайларны төшереп, басуга кереп бара торган атларны җыярга китте. Минтимер әйләнеп кайтканчы алар кузакка кагылмаган, бергә җыелгач, дәррәү кузакка ябырылдылар. Шушы вакыйгадан соң малайлар – Минтимерне, Минтимер малайларны “ ахирәт дус” дип йөртә башлады”.

Газинур Морат китапның укучы тарафыннан югары бәяләнәчәгенә ышанычы зур булуын белдерде.

“Татар-информ”.

Просмотров: 1059

Комментирование запрещено