Яңа ел теләкләре

DSC047421Шенталы районы унберъеллык Денис авылы мәктәбенең укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча мәктәп җитәкчесе урынбасары Нурсинә Һади кызы Хәмәтшина:

- Без — укытучылар коллективы — 2016 елны дус, тату мөнәсәбәттә, тырышып эшләп уздырдык. Аллага шөкер, үткән уку елында укучыларыбыз Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, югары уку йортларына кереп, төрле һөнәр үзләштерәләр. Бүгенге көндә мәктәбебездә төрле проектлар буенча эшләр алып барыла, бәйрәм кичәләре, спорт чаралары үткәрелә. Укучыларыбыз олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Киләсе 2017 елда улыбыз Наил унберенче сыйныфны тәмамлаячак. Тормыш иптәшем Равил белән без аның имтиханнарны уңышлы гына тәмамлап, үзе теләгән һөнәрне үзләштерү бәхетен күрү шатлыгы белән янып яшибез. Ә кызыбыз Гөлчәчәккә шәхси тормышында уңышлар телибез.

Барысын да ихлас күңелдән яңа ел белән котлыйбыз, исәнлек, тынычлык, күңел байлыгы, зур уңышлар телибез.

* * *

DSC08090Шенталы районының Денис авылындагы социаль хезмәткәр Әлфия Габделхак кызы Баһаутдинова:

- Минем әби-бабайларга ярдәм күрсәтүемә унсигез ел тулып үтте. Аларның һәркөнне мине үз кызларыдай яратып, хөрмәт итеп каршы алулары минем өчен зур бәя, дип саныйм. Гаилә тормышыма килгәндә, улыбыз Айнур исән-имин генә армия хезмәтен тутырып кайтып, әтисе Хәлил белән вахта методы буенча эшләп йөриләр. Оныгыбыз Азалиягә бер яшь тулды. Хәзер ул тәпи басып, зур кыз булып, үзе мөстәкыйль рәвештә йөри инде. Кызыбыз Гөлназ белән киявебез Ядкәр яңа елда яңа фатир алырга җыенып йөриләр. Әлбәттә, без — әти-әниләр өчен бу — зур шатлык.

Мин социаль хезмәткәр генә булып эшләмим, авыл мәдәният йортының һәвәскәр артистлары өчен матур костюмнар да тегәм. Тегү эше минем өчен иҗади хезмәт булып санала. Мин теккән киемнәрне киеп, сәхнәдә матур образлар тудыручы артистларны күрү — зур бәхет.

Яңа ел барыбыз өчен дә уңышлы, матур могҗизаларга бай булып, илебез күге һәрчак тыныч булып, рәхәтләнеп яшәргә язсын иде!

Нурсинә ХӘКИМОВА әзерләде.

Шенталы районы,
Денис авылы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1183

Комментирование запрещено