В Татарстане выпустили пилотную серию обучающего мультфильма на татарском языке / “Вәли” мультипликацион сериалын төшерү өчен идея авторлары ярдәм эзли

1Медиастудия «Тасма» выпустила пилотную серию обучающего мультфильма на татарском языке. Если проект заметят инвесторы, студия создаст сезон мультфильма из 10-15 серий.

По словам автора сценария мультсериала Анвара Оразова, медиастудия «Тасма» занималась проектом совместно с фондом «Салят». Пока студия выпустила только пилотную серию, но предполагается, что мультфильм будет многосерийным.

По словам Оразова, мультфильм создавался как образовательный проект по изучению татарского языка — «чтобы это было не скучно».

Оразов надеется, что проект заинтересует инвесторов, и тогда речь может идти о создании целого сезона мультсериала из 10-15 серий. «Мы на стадии разработки бизнес-плана для потенциальных инвесторов», — говорит Оразов.

inkazan.ru

* * *

“Вәли” мультипликацион сериалының сынау рәвешендә ясалган бер сериясе Интернетта социаль челтәрләрдә тәкъдим ителде. Алга таба аны 10-15 серияле итеп әзерләү ниятләнә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Тасма” медиа студиясе җитәкчесе Әнвәр Оразов хәбәр итте.

Әңгәмәдәш үзе идея авторы булып тора. “Без татар теле үсешенә үз өлешебезне кертергә теләдек. Бер ел элек шушы мультфильмны төшерүне максат итеп куйдык, аны үз акчабызга эшләттек. Без үзебез продюсер һәм режиссер да”, — ди ул. Тавышны яңгыратуда студия вәкилләре үзләре дә катнашкан, таныш артистларын, “Татар радиосы” хезмәткәрләрен дә җәлеп иткән.

Әнвәр Оразов, Татарстанда андый дәрәҗәдәге осталарны тапмаганлыктан, Мәскәү аниматорларына мөрәҗәгать иткәнлеген билгеләп узды. “Искәртеп үтәм, бу сынау рәвешендә төшерелгән серия. Бу режиссер варианты гына, ягъни инвесторлар, каналлар өчен. Белгечләргә күрсәтеп, кайсы җирен үзгәртү, алмаштыру, эшләп бетерү буенча тәкъдимнәр алу өчен. Без бер сезонга булса да акча җәлеп итү бурычын куйдык. Бу мультсериал, аның бер сезонга 10-15 сериясе булыр дип фаразлана. Без шушы сезон өчен ярдәм эзлибез. Хәзер бизнес-план булдыру стадиясендә”, — дип белдерде студия җитәкчесе.

Әнвәр Оразов берничә вариантның уңышсыз булып, төшереп тә калдырылганын билгеләп узды. “Бәлки, күрсәтү кирәк түгелдер дип, озак вакыт челтәргә дә чыгармый тордык. Берничә варианты килеп чыкмагач, кәефебез дә кырылган иде. Аннары менә бу вариантны сынар, фикерне белер өчен өчен, Интернетка куярга булдык. Кешеләр күбрәк тәнкыйть итәр дип уйлаган идек, ә чынлыкта киресенчә килеп чыкты. Төрле реакция бар инде. Бу нормаль күренеш. Тулаем алганда, кереп караучылар саныннан без канәгать. Без видеоны берьюлы берничә чыганакка урнаштырган идек. Фейсбукта аеруча күп караулар булуы гаҗәпләндерде. 3 көн эчендә 10 мең диярлек кеше җыелды”, — дип сөйләде автор.

“Вконтакте” социаль челтәрендә кулланучылар калдырган фикерләрнең күпчелеге уңай. “Шәп, кызык, тормышчан, дәвамын карыйсы килә”, — дип, караган кешеләр комментарийлар калдырган.

  “Татар-информ”.

Просмотров: 1150

Комментирование запрещено