Буран котыра, җил котыра,
Әйтерсең дә җен туе
Сызгырып улап йөреде -
Йокы бирми төн буе.
Капкага да кагылып карый,
Тәрәзәгә сарыла.
Мөрҗәләргә кереп карый -
Урын тапмый җанына.
Буран басылгандай булды,
Тынып торды бер ара.
Могҗизалы төш күргәндәй
Карап торам урамга.
Көрт таулары хасил булган,
Сукмак-юллар күренми.
Узып киткән төнге буран
Кылган эшенә үкенми.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1403