Рабит Батулла: Татар теленең үз терминнары сөйләмгә кайтырга тиеш

7623Татар терминнарын әйләнешкә кертеп, аларны сөйләмдә куллануны активлаштыру буенча татар массакүләм мәгълүмат чаралары эш башларга тиеш. Танылган язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла шул фикердә.

“Бәлки өстән күрсәтмә бирү кирәктер. Чөнки кайбер фикерсез мөхәррирләр өстән күрсәтмә көтеп ята”, — диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Мисалга ул Финляндиядә, Казахстанда, Төркиядә яңа терминнар яки искергән сүзләрне кайтару буенча хөкүмәт карары чыгаруны китерде.

“Фин теле беткән тел иде. Ул алман теле, рус теле белән “пычранган” иде. Ләкин, иң беренче булып, Финляндия җитәкчелеге читтән кергән сүзләрне кулланылыштан төшереп калдырырга, иске сүзләрне киредән кайтарырга фәрман чыгарды. Әгәр дә атама булмаган очракта, фин теле кануннары нигезендә уйлап табылырга тиеш дигән карар кабул ителде”, — диде Рабит Батулла.

Аның фикеренчә, татар сөйләмендә кәрәзле телефон сүзтезмәсе булырга тиеш түгел. Юлларда “бөке”не дә ул “тыгылыш”, “текә малайлар”ны “хәтәр малайлар” белән алмаштырырга тәкъдим итә.

Тел үсеше белән хакимият, парламент һәм массакүләм мәгълүмат чаралары шөгыльләнергә тиеш, ди язучы.

“Элек культура йорты дип яза идек — хәзер мәдәният йорты дип кереп китте. Нәшрият, җанатар сүзе дә шулай кулланылышка кертелде. “Мәдәни җомга” “кампитор” дип яза бит, ул бит күпбеләр булырга тиеш”, — ди Рабит Батулла.

“Татар-информ”.
 

Просмотров: 930

Один комментарий

  1. «Салэм» газетасы куптэн «кәмпитр» дип яза инде.