Аулак өй

mqdefaultКыш аеның озын төннәрендә
Җыелышып аулак өйләргә,
Яшь йөрәкләр шунда ял иткәннәр,
Җырлар җырлап моңлы көйләргә.

Уңган кызлар чыра яктысында
Киндер эрләгәннәр моңланып.
Өстәлендә ипи булмаса да,
Утырмаган алар зарланып.

Хәллерәк өйләрдә лампа янган,
Керосинлы лампа булган ул.
Бик күңелле булган аулак өйдә,
Шулай күңелләрдә калган ул.

Ут яктысын күреп, егетләр дә
Җыелганнар аулак өйләргә.
Тик күңелдә калган ул өйләрне
Калды фәкать сагынып сөйләргә.

Аулак өйләр шулай гөрләп торган,
Сизелми дә таңнар атканнар.
Эш аралаш күңел ачкан өйдә
Үз тиңнәрен яшьләр тапканнар.

Гөлсинур Шәйхеразый кызы ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы,

 Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1204

Комментирование запрещено