Мәчәләй авылының мөхтәрәм аксакалы

Зәки Иваев хатыны Мокатдәсә белән (гаилә архивыннан).

Зәки Иваев хатыны Мокатдәсә белән (гаилә архивыннан).

Җомга намазында Зәки Юныс улы Иваевны очраткан саен Новокуйбышевскиның Стромилово заводына барган вакыттагы маҗараларыбыз искә төшә. Йөрәкле, курку бел­мәс кеше итеп күрсәткән иде анда ул үзен.

…Кемгә дә сер түгел, Советлар заманында колхозга яңа машиналар сирәк кайта иде. Ә искеләрен ремонтлау өчен запчастьләр җитми. Кем ничек булдыра, шулай чыгыша инде. Мин, авыл мехмастерское мөдире буларак, Стромилово ремонт заводы белән элемтә булдыра алдым. Анда УАЗ машиналарын ремонтлыйлар, ә җае чыкканда, танышлык белән әлбәттә, башка машиналарыбызга да кирәкле запчастьләр алырга мөмкин иде.

Кышкы салкын көннәрнең берсендә Зәки абзыйның йөк машинасында Новокуйбышевскига киттек. Кабинаның тишек-тошыкларыннан җил өрә, кар бөртекләре очып керә. Боз бизәкләре белән каплаган машина пыяласының уртасын үзебез ясаган һава өрдергеч җылыта. Боз эри дә агып төшә, ә аста тагын да зуррак боз катламы барлыкка килә. Шушы пыя­ла аша урыны-урыны белән кар көртләре каплап киткән бозлавык юлны көч-хәл белән генә шәйләп барабыз.

Менә, ниһаять, заводка килеп җиттек. Ремонт мастерское мөдире белән сөйләшеп, язусыз-нисез үзебезнең ГАЗ-69 ма­шинасына кирәкле зап­частьләр ала алуыбызга шатланып, шуларны машинага төяргә дип торганда, кайдандыр милиция хезмәткәрләре килеп чыкмасынмы! Дөрес, мин заводтан алынган әйберләремне читкә, кар өеменә ташлап өлгердем. Ләкин алар барысын да күреп торганнар, күрәсең. Шуңа безнең машинаны завод йортына кертеп куймакчылар икән.

Кабинага менеп утыруым булды, Зәки абзый милиция хезмәткәренең борын төбендә ишеген шартлатып япты да машинасын кабызып кузгалып та китте.

Без дыңгырдавык машинада Стромиловодан Новокуйбышевскига барып җитүебезне сизми дә калдык. Мин арт көзгедән күземне алмыйм, ул тәрәзәдәге тишектән юлны карап, бер сүз дәшмичә барабыз. Артыбыздан куып килүчеләр күренмәгәч, машинаны аулаг­рак йортка кертеп куйдык та караңгы төшкәч кенә авылыбызга кайтып җиттек. Ходай сак­лаган, күрәсең, үзебезне, ә менә машина запчастьләре алып кайтып булмады.

Шуннан бирле Зәки абзый минем иң ышанычлы кешем булып китте. Мин инженер булып эшләгәндә дә аның белән Татарстан, Башкортостан, өлкә буйлап күп йөрдем. Беркайчан машинабыз да ватылмады, көтелмәгән хәлләр дә булмады, Аллага шөкер.

Сөйләшә-сөйләшә барган чакта ерак юл да якын булып тоела бит. Шуңа күрә мин Зәки абзыйны бик яхшы беләм, дип әйтә алам. Ул тормыш ачысын күп күрде инде, ләкин беркайчан да сыкранмады да, сук­ранмады да: “Ул елларда шулай кирәк булган”, — дип кенә җавап бирә иде.

Быел 90 яшен тутыручы Зәки Юныс улы мәктәптә укуын тәмамлый алмаган, 1943 елда аны авыл­ның башка малайлары белән бергә Куйбышевтагы ФЗОга алып киткәннәр. Алты ай укыткач, барысын да Мехзаводка штамповщик итеп эшкә алганнар, баракка күчергәннәр. Ә аны бер “голландка” миче генә җылыта икән. Салкын, өс киемнәре кибеп өлгерми, яшь организмга витамин түгел, ашау да җитешми торган чакларга туры килгән аның яшьлеге.

«ФЗОда әле яхшы ашатканнар икән. Иртән — 200 грамм ипи, бер стакан чәй, төш вакытында — 300 грамм ипи белән сыек кына кәбестә шулпасы һәм ботка, кичен тагын 200 грамм ипи белән чәй бирәләр иде. Соңрак карточка системасына күчерделәр. Аңа да 700 грамм ипи һәм бер тәлинкә аш килә иде. Мехзаводта слесарь булып ун ел эшләдем, аннары, шоферга укып чыккач, шунда ук завод өчен запчастьләр ташып тордым», — дип сөйли Зәки абзый.

Тормышлар авыр булса да, мәхәббәт, сөю һәм сөелү хисләре яшь кеше өчен табигый хәл. Менә Зәки белән Мокатдәсә дә 1949 кавышалар, ике малайлары — Вәлиулла белән Сафиулла туа. Салкын баракта Сафиуллага салкын тиеп, вафат була. Киләчәктә туачак балаларын кайгыртып, гаилә тормышны яхшырту юлларын эзли башлый.

«Заводтагы эшкә күнгән идек инде. Ә менә барактагы суыклар җилегебезгә җитте. Ул биналар иске иде, җимерелә башладылар. Яңа фатир алу турында хыялланмадык, шул баракларны яңартып бирмәсләр микән, дип кенә өметләнгән идек. Ләкин өметләребез акланмады, һәм без Мәчәләйгә кайтып төпләнергә ният иттек», — ди Зәки Юныс улы.

Зәки күрше “Колос” колхозында, Кинель шәһәрендә, туган авылының Вахитов исе­мендәге хуҗалыкта да шофер булып эшләп, пенсиягә чыга. Алар Мокатдәсә апа белән 4 малай, 2 кыз үстереп, олы тормыш юлына бастыралар. Ә 2006 елда бу гаилә зур югалту кичерә, әниләре вафат була. Салкын бараклар, авыр эш, зур гаилә тормышы хатынның исәнлеген какшаткан инде, әлбәттә.

Ә менә Зәки абзый озын гомерле булды. Күптән инде ул дәрәҗәле дин әһеле булып яши, намазларын калдырмый. Хәле булганда мәчеткә дә килә, шунда очрашабыз да.

«Берүзем яшим менә. Балалар төрлесе төрле якта. Алай да авылга еш кайталар, өемне җыештырып, ашарга пешереп торалар, Аллага шөкер!» — дип елмая ул.

…Зәки абзый әле дә үзгәр­мә­гән, һаман шундый ук сабыр һәм батыр икән, дип шатланам мин дә.

Шамил МАМЫШЕВ.

Иске Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1096

Комментирование запрещено