Алсу Әбелханова: «Мин беркемгә дә буйсынмыйм!»

news_17690Татар эстрадасында кайнаучы кайбер артистларның төрле дәүләт оешмаларында рәсми эш урыны бар. Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова да моңа кадәр «Казан» милли-мәдәни үзәгендә эшләде. Әмма быел Алсу 17 ел буе хезмәт куйган дәүләт эшеннән киткән.

– Эштән китү теләге күптәннән бар иде, ләкин әлегә кадәр тәвәкәлли алмадым. Аннан соң эштәге хезмәттәшләрем дә кызу холкымны белеп, ашыкма, сабыр ит дип туктатып килде. Ләкин тормыш иптәшем белән киңәшләшкәч, китәргә дигән карарга килдем. «Казан» милли-мәдәни үзәгендә 17 ел эшләү дәверендә чит төбәкләргә, чит илләргә бик күп йөрергә туры килде. Кая гына барсак та, дипломнар, Мактау грамоталары яисә Рәхмәт хатлары алып кайттык. Күңелдә бары якты истәлекләр генә калды, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу Әбелханова.

Эштән китсә дә, Алсу эшсез утырмый, һәрдаим төрле чараларда катнашып тора. «Концертларга да, мәҗлесләргә дә гел чакыралар. Шуңа күрә эштән киткәч, буш вакытым артты дип әйтә алмыйм. Шунысы рәхәт: мин хәзер ирекле, бернигә бәйле түгелмен, беркемгә буйсынмыйм», – диде эстрадабызның зәвыклы җырчысы Алсу.

Просмотров: 959

Комментирование запрещено