“Бердәмлек”кә кайгылы хәбәр килеп иреште. 91нче яшендә газетабызның штаттан тыш хәбәрчесе Шенталы районының Денис авылында туып үскән Равил ага Нурмөхәммәтов вафат булган.
Ул Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укып, журналист һөнәрен үзләштергән. Тик аңа сайлап алган һөнәре буенча редакцияләрдә эшләргә туры килмәгән. Бу зур оештыру сәләте булган кешене күреп алып, авылдашлары колхозларына җитәкче итеп сайлап куйганнар. Аңа озак еллар биредә күмәк хуҗалык рәисе булып эшләргә туры килгән. Ә ул эшләгән елларны “Марс” хуҗалыгының үсеш чоры дип атарга да буладыр.
Мин үзем авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, колхозларда агроном булып эшләгән яшь елларымда аның белән бик еш очраша торган идем. Һәм ул һәрвакыт олыларча сөйләшә, безнең кебек яшь белгечләргә үзенең нәзакәтле киңәшләрен бирә, эшләргә өйрәтә иде.
Алга таба мин журналистика юлын сайлап, рус басмаларында (шул исәптән, “Волжская коммуна” газетасында да) шактый вакыт эшләгәннән соң, “Бердәмлек” өлкә татар газетасын оештыргач, Равил ага еш булмаса да, үзенең иҗат җимешләрен редакциябезгә җибәргәләп торды. Аларның байтагы “Бердәмлек” битләрендә дөнья күрде һәм укучыларыбыз тарафыннан бик тә җылы каршы алынды. Аның авылдашы һәм күршесе Харис бабай турында күләмле истәлек язмасын мин әле дә оныта алмыйм, туры килгәндә “Кеше, җир, язмыш” хакындагы бу язманы, анда әйтелгән фикерләрне кабат-кабат укып чыгам. Чын-чынлап талантлы журналист булган икән бит Равил агабыз.
Менә шушы, бар яктан да булдыклы шәхесебез арабыздан китеп барды. Ул күп авырып та ятмаган, иртән таң алдыннан беркемне дә җәфаламыйча, тыныч кына җан биргән.
Соңгы вакытларда ул кышны үткәрергә авылдан Тольятти шәһәрендә яшәүче улы Рәшиткә килә торган булган. Яңа елны каршыларга әзерләнгән көннәрдә улының хастаханәгә эләгеп, йөрәгенә катлаулы операция ясатуы аңа начар тәэсир иткән, күрәсең. Бәлки, Рәшитнең дә вафат булачагын сизенгәндер.
Равил ага Нурмөхәммәтовны туганнары, якыннары Денискә алып кайтып 4 январьда авыл зиратында җир куенына куйганнар.
Без, “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре, бу талантлы каләмдәшебезне исән чагыбызда онытмабыз, аның язмаларын яшьләргә дә тәкъдим итәчәкбез. Тыныч йокла, Равил агаебыз.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,
“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире.
Просмотров: 1297