«Минем авылым» иҗади бәйгесе игълан ителде (НИГЕЗЛӘМӘ)

6721Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы 2017 елда «Минем авылым» дигән бәйге оештыра. Конкурсның максаты — туган якка кызыксыну уяту, татар авылларына җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, авылларның проблемаларын яктырту, татар авылларын берләштергән бердәм мәгълүмат базасы булдыру, үсеп килүче буында ватәнпәрвәрлек һәм милли үзаң тәрбияләү.

Бәйгедә Россиянең барлык татар авыллары катнаша ала. Моның өчен туган авылның тарихы, авыл урамнары фотосурәтләрен, үзегезнең авылдан чыккан танылган шәхесләр хакында мәгълүмат туплап, авылдагы чишмәләр, аларның тарихы хакында язып, оештыручыларга җибәрергә кирәк. Шулай ук авылга багышланган җырлар һәм шигырьләр дә кабул ителә. Бәйгегә иҗади эшләрне 30 сентябрьгә кадәр юлларга мөмкин. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. 


Оешманың рәсми сайты: Татар-авылы.рф
E-mail: info@tataravyly.ru
Телефон: +7(347) 822 87 08

Просмотров: 1179

Один комментарий

  1. Татар-авылы.рф «»»»»»»»»» ссылку надо скопировать и потом вставить в поисковую строку, тогда появится сайт. А путем нажатия на ссылку переход не происходит.