Балага бабасының исемен кушарга ярыймы? (сорау-җавап)

7a937d5df8dda14f4b7008145492fbe4_MТатар теле – кеше исемнәре хәзинәсе иң мул булган телләрнең берсе булып санала. Татар ир-ат һәм хатын-кыз  исемнәренең  тулаем саны 25 меңнән артып китә,  ди белгечләребез.  

Һәрбер халыкта кеше исемнәренең шактый кызыклы, бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре, барлыкка килү, бирелү-кушылу йола-мотивлары бар. Татар  исемнәре татар халкының теле, тарихы, дине һәм мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора бит.

Кеше исемнәренең барлыкка килүе, үсеш-үзгәреше җәмгыятьнең тарихи һәм иҗтимагый-икътисади үсеше белән бик тыгыз бәйләнгән.

Редакциябез почтасына шундый эчтәлекле хат килде:


«Хөрмәтле Intertat.ru хезмәткәрләре, сезнең «Сорау-җавап» сәхифәгезгә мин дә сорау калдырыйм әле. Соңгы араларда татарлар арасында (урыслардан элек-электән килә инде) оныкка бабасының исемен куша башладылар. Бу дөресме икән? Төрки-мөселманнар шәҗәрәсендә исемнәр кабатланмаган, нәселдә адашлар булырга тиеш түгел шикелле бит?

Айназ».


Бу сорауга кеше исемнәренә багышланган хезмәтләре, басмалары  белән фән дөньясында  танылган галимә Гөлшат Галиуллина  җавап бирә.

– Безнең татар милләтендә элек-электән бер нәселдә бер үк исемне кушу очраклары сирәк күзәтелә. Алар булмаган диярлек. Бу чын татар гадәте түгел. Руслардан килеп кергәндер дип тә әйтеп булмый. Бәлкем ул ниндидер модага иярүдер. Исем кешенең характерына тәэсир итә дигән төшенчә бар. Әмма без аны фәнни планда әйтмибез. Ул бераз гына фәлсәфи, модалы юнәлешкә кереп китеп бара. Бер үк исемне кабатлау, кешенең язмышын кабатлау кебек килеп чыга. Исемдә билгеле бер дәрәҗәдә язмыш кабатлана, диләр. Ләкин ул психологиядә булса да, фәнни яктан исбатланган әйбер түгел. Фәнни яктан караганда, татар халкының исем системасы — ул ачык система. Татар халкы һәрвакыт оригинальлеккә, яңалыкка омтылган. Бездә исем сайлау, исем уйлап табу традициясе бар. Революциядән соң чәчәк аткан әйбер инде ул. Без балаларыбызның исеме оригиналь булсын дип, үзебез исемнәр уйлап табабыз. Шуңа күрә дә ата-баба исемен оныкка кушу булмаган дип әйтә алабыз, чөнки аңа җирлек булмаган. Беренчедән, ул дини яктан тыелган итеп карала. Ул теләсә кайсы халыкта да шулай. Миңа калса, бер үк исемне кушу кирәк тә түгел.

Менә мин фәнни эшемне язганда архивларда гына түгел, кешеләрдән дә социологик сорашулар оештырдым. Һәм миңа шунда шактый очраклар күзгә ташланды. Әти-әнисе үзләренчә, үзенчәлекле исем кушмакчы, әмма мулла кушмыйм, ди. Бу очракта ата-ана үз фикереннән ваз кичеп, традицион исемгә кайткан очракларны күзәттем. Бик сирәк очракта паспорт белән мулла кушкан исемдә аерма да очрый. Бу позицияне — дөресме-юкмы — мин хуплыйм. Балага без ниндидер экзотик исемнәр табып, үзебезнең традициядән качарга тиеш түгел. Безнең нәселебез, нигезебез, тарихыбыз шул исемнәрдә чагыла. Җиде буынга кадәр нәселеңне бел дигән таләп бар. Ул бит бабаларыңның исемнәрен дә бел дигән сүз. Чөнки синең кендек җебең шуңа бәйләнгән. Шунлыктан, ниндидер экзотикага омтылу, Европалашырга тырышу — ул баланың аңастын (подсознаниесен) каерырга омтылу. Бу ярамый, чөнки бабаларыбыз аны электән әйткән: җиде буын бабаңның исемен белергә кирәк. ХХ гасыр исемнәр системасын архивларда казынып фронталь рәвештә өйрәнеп чыктым. Менә шунда Трактор, Комбайн исемнәре кушканбыз икән, бу бит татарның фаҗигасе! Ислам Х гасырда кертелсә дә, гарәп исемнәре кулланышта XVI гасырда гына киң чагылыш таба. Аңа кадәр төрки исемнәр йөри, чөнки халык борынгы ышануларыннан кисәк кенә баш тартмый. Ә менә Казан ханлыгын Рус дәүләте яулап алгач, ислам идеология чарасына әйләнә…

Күренекле галим һәм мөгаллим Гомәр ага Саттаровның: «Кеше исеме баш хәрефтән  башлап язылырга тиешле гади бер сүз генә түгел. Исем кешегә гомер буе йөртү өчен бирелә. Исем кешене бизәргә, матурларга, баетырга, тулыландырырга тиеш. Исем ул – синең нәселнең йөзе, байрагы», – дигән сүзләре Гөлшат ханымның фикерен тулысынча куәтли.

intertat.ru

Просмотров: 919

Комментирование запрещено