Без — татарлар, көрәшче халык

Пьедесталның югары баскычында - Булат Мусин.

Пьедесталның югары баскычында — Булат Мусин.

Тольяттида беренче һәм Россия тарихында өченче мәртәбәрәсми рәвештә татар көрәше буенча чемпионат үткәрелде

Татар халкы гомер-гомергә борынгыдан Сабан туе бәй­рәмнәрендә үзара көч сынашып, көрәшеп яшәгән. Үткән гасырның алтмышынчы елларыннан башлап, рәсми булмаса да, ил буенча татар көрәше гел уздырылып килгән. Ә менә моннан өч ел элек Казанда җәйге Универсиада уеннары вакытында Россиянең көрәш Федерациясе илнең спорт министрлыгында рәсми теркәлүгә иреште. Ә бу көрәш ярышларын инде ил күләмендә рәсми рәвештә үткәрү һәм җиңүчеләргә, призлы урыннарга чыгучыларга разрядлар гына түгел, спорт мастеры дигән мактаулы исемнәр алу мөмкинлеген дә бирә.

Россиянең көрәш Федерациясе рәсми теркәлгәннән соң, татар көрәше буенча чемпионатларның беренчесе — Уфада, икенчесе Йошкар-Олада уздырылган булган. Ниһаять, мондый бәхет Самара өлкәсенең Тольятти шәһәренә дә эләкте. Ул биредә 2016 елның 10-11 декабрь көннәрендә үткәрелде. Тик нигәдер бу турыда Самара матбугатында тәфсилләп язучылар артык күп күренмәде. “Бердәмлек” газетасы хәбәрчеләрен дә оештыручылар бәйгегә чакырырга онытканнар иде, күрәсең. Без бу хакта Татарстанның “Ватаным Татарстан” газетасы һәм “Бизнес-онлайн” интернет басмасыннан гына укып белә алдык. Дөрес, Тольяттида нәшер ителүче “Спортивное обозрение” газетасында да тәфсилле язма басылган. Аннан Валерий Мальковның интернет-блогында татарча көрәш буенча Россия чемпионатына багышлап төшерелгән фильм дөнья күрде.

Озакка, тугыз көнгә, сузылган яңа ел бәйрәмнәре сәбәпле татар дөньясында булган зур әһәмияткә ия вакыйга турында “Бердәмлек”тә вакытында укучыларыбызга сөйли алмаган идек. Менә, соң булса да, уң булсын дигәндәй, бу саныбызда Россиянең татар көрәшчеләре бәйгесен яктыртучы тәфсилле язма урнаштырабыз.

Пьедесталның югары баскычында - Булат Мусин.

Пьедесталның югары баскычында — Булат Мусин.

Хәбил Бикташев (сулда) һәм Җәү­дәт Миннәхмәтов.

Хәбил Бикташев (сулда) һәм Җәү­дәт Миннәхмәтов.

29456

Бу зур бәйгедә катнашу өчен әле җомга көнне үк Тольяттига Россиянең утызга якын төбәгеннән йөз иллеләп спортчы килгән иде. Бигрәк тә Татарстан, Башкортостан, Марий Эл Республикаларыннан, Ульян, Самара, Омски, Волгоград өлкә­ләреннән, Красноярский краен­нан көрәшчеләрне күпләп җи­бәргәннәр.

Шимбә иртәсендә Тольят­тиның “Волгарь” спорт сараендагы уеннар залында берь­юлы ике келәмдә бил алы­шулар башланып китте. Газетабызның редакторы Валерий Мальков һәм мин бәйгеләр барганда төрле җи­тәкчеләр һәм спортчылар бе­лән очрашып сөйләштек, аларның фикерләрен ишеттек.

Россиянең көрәш Федерациясе башкарма директоры Равил Әхмәт­ханов күп төбәк­ләрдә җирле феде­ра­ция­ләр оештырылуы, спорт мәк­тәпләре һәм бүлекләре ачылуы турында әйтеп үтте.

- Татар көрәше белән шө­гыльләнергә те­ләү­челәр са­ны елдан-ел күзгә күренеп арта бара, — диде ул. — Кушак­лар (сөлгеләр) белән көрә­шү­челәргә дә самбо, грек-рим ярыш­ларында катнашучыларга да бездә һәрвакыт ишекләр ачык, килсеннәр, татар кө­рә­шен­дә дә көч­ләрен сынасыннар.

Биш ел электәге белән чагыштырганда хәзерге эшебез­нең зур аермасы бар. Ул вакытта без рәсми рәвештә ярышлар оештыра алмый идек, чөнки оешмабыз иҗтимагый оешма булып кына санала иде. Хәзер без Россиянең спорт министрлыгында махсус теркәү үттек һәм Рәсми көрәш Федерациясе дип аталабыз, регионнарда да шундый рәсми оешмалар байтак.

Турнирның почетлы оештыручысы, дзюдо буенча Европа чемпионы, атказанган спорт мас­теры, күп Сабан туйлары батыры Хәбил Бикташев Тольятти шәһәренең нигә көрәш буенча өченче Россия чемпионатын үткәрү өчен сайлануы турында сөйләде.

- Миңа башта Россиянең кө­рәш Федерациясеннән бу турнирны Самарада үткә­рергә дигән тәкъдим ясаганнар иде. Тик әлегә бездә мондый бәйгеләрне үткәрү өчен спорт заллары юк. Шуңа да ярышны Тольяттида үткә­рергә ризалаштык, — диде ул.

Бу фикерне көрәш буенча Самара өлкәсе Федерациясе җитәкчесе Марат Әкъсәнов та куәтләде. Аның әйтүенчә: “Тольяттидан да яхшырак урын бүген әле юк. Ул Идел буе округының уртасында урнашкан, биредә спортчылар өчен уңай кунакханәләр, спорт заллары бар. Монда көрәш белән инде күптән шөгыльләнәләр, соңгы вакытларда талантлы көрәшчеләр үсеп чыкты. Елдан-ел татар көрәше киң­рәк җәелә, аның абруе күренеп арта бара».

Татар көрәшенең популярлашуын күп Сабан туйларында Татарстанда гына түгел, Самарада һәм Тольяттида да батыр исемен яулаган Ильяс Галимов, Сергей Павлик кебек зур тәҗрибәле көрәш осталары да расладылар.

Мәсәлән, Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә яшәү­че Сергей Павлик әле 2012 ел­да ук үзенең Татарстанның спорт мастеры исемен алуы, ә ин­де моннан бер ел элек көрәш буенча Россиянең атказанган спорт мастеры исеменә лаек булуы турында сөйләде. Казанда үткәрелгән җәйге Универсиа­да да ул үз үлчәмендә батыр калган иде.

- Минем элек тә дзюдо, самбо буенча халыкара спорт мас­теры дигән дәрәҗәле исемем бар иде, хәзер менә татар көрәшендә Россиянең спорт мас­теры исеменә лаек булдым. Моның белән мин, әлбәттә, горурланам, — диде Сергей Павлик. — Дөрес, көрәш әлегә олимпиада уеннары исемлегенә кертелмәгән. Киләчәктә мо­ңа да ирешәчәкбез, дигән өметебез юк түгел.

Ильяс Галимов та соңгы вакытларда көрәшнең техник яктан сизелерлек үзгәрүен бил­геләп үтте: “Моңа кадәр мин, гадәттә, гел чиста гына җиңә торган идем. Ә хәзер бу бик җиңел бирелми, чөнки лаеклы көндәшләр күбәеп китте. Шуңа күрә күбрәк баллар җыеп, уңышка ирешергә туры килгәли”, — диде ул.

Ә менә Уфадан килгән көрәш буенча тренер Фәнис Узарбахтин элек тә рус көрәшчеләре кушаклар (сөлгеләр) белән көрәшкәннәр, дип искә алды. Ул хәзер дә бу традициянең татар көрәшенә әйләнеп кайтуын билгеләп үтте.

- Баштарак без сөлгеләрне билгә бәйләмичә генә көрәшә торган идек. Бүгенге көндә сөлгеләрне бәйләп көрәшәбез. Бу файдалы, әлбәттә. Татар көрәше бик тә үзенчәлекле бит ул. Шуңа кем көчлерәк, шул җиңүгә ирешә дә инде. Мин Татарстан көрәшчеләрен бу яктан билгеләп үтәр идем, — дип сөйләде Фәнис әфәнде.

Турнирның судья урынбасары Марсель Кадыйров шулай ук элек-электән Татарстан һәм Башкортостан көрәшчеләренең бик тә көчле булуларын билгеләп үтте. Ә хәзер исә финалга башка төбәкләрдән дә көрәшчеләр чыгуы күзәтелә. Бу турнирда да шулай булачагына ышаныч белдерде Марсель әфәнде.

Шимбә көнне көндезге сә­гать бердә чемпионатны ачу тантанасы булды. Казаннан килгән Рос­сиянең көрәш Федерация­се президенты Җәү­дәт Миннәхмәтов ярышта катнашучыларны һәм кунак­ларны сәламләп кенә калмыйча, тольяттилыларга җылы каршы алулары һәм турнирны шундый шәп итеп оештырулары өчен, рәхмәтен белдереп, бүләкләр дә тапшырды. Федерациянең алтын һәм көмеш билгеләре төбәкләрдә көрәшне үс­терергә көчләрен жәл­лә­мичә эшләгән энтузиастларга бирелде. Алар арасында Тольяттидан Сабан туйларын үткәрергә үзенең зур өлешен керт­­кән, күп талантлы кө­рәш­челәр тәрбияләгән Шамил ага Гайнуллов та бар иде.

Ульян өлкәсенең ике көрәш­чесенә шулай ук көрәш буенча спорт мастеры билгеләре һәм таныклыклары тапшырылды.

Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшләүче “Идел” бию ансамбле артистлары турнирны ачу тантанасында чыгыш ясап, ярышларда катнашучыларны һәм тамашачыларны үзләренең дәртле биюләре белән шатландырдылар. Казаннан бәйрәмгә махсус чакырылган Татарстанның атказанган артис­ты Рөстәм Асаев та үзенең матур моңлы җырларын бүләк итте.

Турнирны ачу тантанасыннан соң да берьюлы ике келәм­дә көрәшүләр дәвам итте. Әңгә­мә биргәндә җитәкчеләрнең, судья­ларның һәм аерым кө­рәшчеләрнең әйткән фикер­ләре тагын бер раслану тапты. Татарстан һәм Башкортос­тан көрәшчеләреннән тыш, чит төбәкләрдә дә абруйлы кө­рәш осталары барлыгы һәм кайберләренең югары урыннарга дәгъва итүләре ачыкланды. Шимбә кичендә тугыз үлчәү категориясендә чемпионатның финалына чыгучыларның һәм соңрак өченче урын өчен кө­рәшәчәк спортчыларның исем­нәре билгеле булды.

Якшәмбе көнне, ярыш­ларның финал өлешендә, биг­рәк тә тамашачыларның һәм спортчыларның хисләре шартлардай булып ташып чыкты дияргә дә буладыр. Мәсәлән, 75 килограммлы үлчәүдә Хан­ты-Мансий округыннан Игорь Волобуев Татарстан һәм Башкортостан көрәшчеләрен артта калдырып, җиңүгә ирешә алды. 100 килограммга кадәр үлчәү категориясендә шулай ук Марий Эл Республикасыннан Муса Галләмов батыр булып калды. Ә инде 100 килограммнан да артыг­рак үлчәүдә Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәреннән (ин­де әйткәнебезчә, Самара, Тольятти шәһәрләре Сабан туйларының абсолют батыры) Сергей Павлик көрәш пье­десталының иң югары бас­кычына күтәрелде.

- Көндәшеңне күтәреп аркасына салганда, һичшиксез, келәмнән аны ничек булса да аерып алырга кирәк. Сөлгеләр белән билләрне бәйләгәч, иң авыр үлчәүдә иң мөһиме көрәшченең үз авырлыгы һәм көче барсын да хәл итә. Бу юлы да миңа шул сәбәпле бәхет елмайды, — диде Сергей Павлик финал бәйгесе тәмамлангач.

Татарстан спортчылары бу турнирда да гомум командалар бәйгесендә беренчелекне кулларыннан ычкындырмадылар. Үзләре белән алар дүрт алтын медаль алып киттеләр. 60 килограммлы үлчәүдә — Илсур Гыймадетдинов, 80 килограммлылар арасында — Илдар Гыйниятуллин, 85 килограммлы үлчәүдә Ренат Кәлимуллин җиңү яуладылар.

90 килограммлы үлчәү ка­тегориясендә батыр калган Булат Мусин җиңү яулаганнан соң үзенең шатлыгын яшермичә: “Бу минем шушындый Россия чемпионаты кебек дәрәҗәле турнирда беренче җиңүем. Мин моның белән горурланам”, — дип белдерде.

Гадәттәгечә, икенче урынны Башкортостан спортчылары алды. Рамил Галимов белән Артур Зөлкарнаев 65 һәм 70 килограммлы үлчәү катего­рия­ләрендә 2 алтын медаль яуладылар. Ханты-Мансий округы, Марий Эл Республикасы, Ульян өлкәсе көрәшчеләре янчыгына берәр алтын медаль эләкте.

Ә менә Самара өлкәсеннән 90 килограммлы үлчәүдә көч сынашкан Раил Фәрдиевка әлегә бишенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Самаралыларның җиңүләре әле алда, күрәсең.

Җиңүчеләргә һәм призерларга Россиянең спорт министрлыгы һәм Россия көрәш Федерациясенең дипломнары һәм акчалата бүләкләр дә тапшырылды.

Беренче урын өчен спортчыларга — 100 мең сум, икенче урын өчен — 60 мең сум, ә бронза медальләре алучыларга (ә алар һәр үлчәүдә икешәр иде) 40ар мең сум акча бирелде. Акчалата премияләр белән шулай ук спортчыларның тренерлары да бүләкләнде.

…Менә көрәш буенча чираттагы Россия чемпионаты тәмамланып килә. Зал өстендә җырчы Алмаз Ишморатов башкаруында “Көрәш” дип аталган җыр яңгырый:

Көрәшчеләр көрәшәләр,

Сөлге бәйләп биленә.

Көрәшче дигән исемең

Керсен халык теленә.

Мәртәбәле ярышлар бар

Бөтен ил күләмендә,

Бездә батырлар сынала

Сабан туй бәйрәмендә.

Әйдә, егет, көндәшеңнең

Үлчәп торма чамасын.

Ал күтәреп, сал сыртына,

Күктән йолдыз санасын!

 

Махсус “Бердәмлек” өчен “Спортивное обозрение” газетасы хәбәрчесе

Әлфия ЯРУЛЛИНА.

Тольятти шәһәре.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Новогодний подарок — фильм Валерия Малькова о чемпионате России по борьбе корэш (ВИДЕО)

* * *

Как крымские татары приехали к Джаудату Миннахметову в Тольятти состязаться в корэш (ВИДЕО)

* * *

Изге урын буш тормый

 

 

Просмотров: 1050

Комментирование запрещено