Бөек Җиңүне якынайтучы әниләр

i2Газиз әнкәем исән чакта еш кына сугыш елларын искә алып, елый-елый сөйли иде. Мин ул сөйләгәннәрне гомер буе исемдә тотам.

Сугыш дәһшәтле, көчле, куркыныч булып башланып китә, чөнки Гитлер бик күп көч туплап, бөтен илебезне үз кулы астына алырга тели. Шул сугыш аркасында авылларыбыз, шәһәрләребез җимерелгән, күпме әтиләр, бабайлар, абыйлар, энеләр, сеңелләр, әниләр, балалар үлеп калдылар. Шул сугыштан исән кайтканнарның да әле дә булса яралары сызлый. Күпме бала­лар әтиләрен бер мәртәбә дә күрмичә, «әти» сүзен әйтә алмыйча үстеләр, ә япь-яшь кал­ган апалар, ирләрен көтеп алалмыйча тол булып картайдылар. Күбесе инде авыр эшләрдән, ялгыз балалар үстерүдән иза чигеп җир куйнына да керделәр.

Минем язмышыма да су­гыш кагылган. 1943 елны не­мец илбасарлары Мәскәүгә якынлаша. Авылларда ашарга юк, барлык ашлык, җылы кием фронтка җибәрелеп тора, чөнки, ничек тә фашистларны башкалабызга якын китермәскә кирәк, шуңа сугышчыларга уңайлыклар тудыралар. Әти инвалид, ул авылдашлары белән ашлык үстерә, булганын фронтка озата. Һәр кеше, баламы ул, олы яки урта яшьтәге кешеме, Җиңү өчен үз хезмәтен кертә.

Шундый авыр вакытта әни бәби көтүен аңлый. Аллаһының әмере белән яралган бала да бит, тик аның язмышы да, киләчәге нинди була, билгесез.

Инәй ни уйларга да белми, хәсрәткә кала. Йоклый алмаган бер төнне ул өйдән чыгып китә дә, су буена төшә. Безнең өй Сок елгасы буенда урнашкан, ә аның бер як ярында биек кыя бар. Әни шул кыя башына менеп утыра да, елый-елый Аллаһы Тәгаләдән ярдәм, киңәш сорый. Аның уена шул кыядан сикерергә дигән уй чагылып үтә, янәсе карынындагы баласы да, үзе дә котыла. Тик үсеп килә торган кызы ятим кала дигән уй гына аны туктата. Шул вакыт аның күңеленә ниндидер нур кергән кебек була. «Фатыйма, син кайт та ятып йокла, кичкә ка­раганда, иртәнгесе хәерлерәк булыр», дигән уй башыннан үтә. Шулай итеп ул кайтып түшәгенә ята һәм төш күрә. Имеш ай тулып килә, ә аның уртасында көянтәле кыз тулы чиләкләре белән судан кайтып килә. Әнкәй уянгач төшен яхшыга юрап: бу бәхетле бала булыр әле, исән-сау тусын гына дип рухланып йөри. Вакыты җиткәч мин дөньяга килгәнмен. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң бит ул. Аллакаема да, әниемә дә бик зур рәхмәт.

Шулай итеп декабрьнең ачы суык көнендә туып, ач, ялангач дөньяга исем дә китмичә, кычкырып аваз салганмын. Шул көннәрдә, немец ил­басарлары суыкка чыдый алмыйча, туңган самолетларын, танкларын ташлап, әбиләребезнең шәлләрен уранып чигенә башлаган, дигән хәбәрләр безнең авылга да килеп ирешә. Күбесе пленга да эләккән.

Гөнаһсыз сабый да дөнья­га килгәч, немецларның чигенүе дә билгеле булгач, әти бе­лән әни бик тә шатланганнар. Шул көннән һәр көн Җиңүне якынайткан. Авылларны, шәһәрләрне азат итеп, безнең сол­датлар фашистларны үз илләренә кадәр куып киткәннәр. Укып беләбез, безнең солдатларга партизан отрядлары оешып бик күп ярдәм күрсәткәннәр. Барысы да бердәм, карты- яше, хатын-кызлар көрәшкә күтәрелгән. Алек­сандр Матросов, Зоя Космо­демьянская кебек кешеләр гомерләрен безнең киләчәгебез, азатлыгыбыз өчен биргәннәр. Шул рәттән безнең әниләр дә тылда каты суыкларда үгезләр җигеп ашлык тапшырган, фермаларда мал-туар караган, салам-печән ташыган, ә төннәрен фронтка җылы киемнәр бәйләгән. Аларның батырлыгы да бәяләп бетермәслек бит. Җитмәсә әнием 6 балага гомер биреп, җил-яңгыр тидермичә әткәй белән бергә үстерделәр.

Мин сугыш чорында туган бала, үсеп, тормышта үз юлымны таптым. Исемем Гафифә, әти белән әни сайлап шул исемне кушканнар. Исемемнең мәгънәсе: саф күңелле, тәүфыйклы, ярдәмчел. Гомерем буе шундый булырга тырыштым. 73 яшькә җиттем. Үземнең тормыш юлыма борылып карасам, чын күңелемнән әйтә алам: мин бик бәхет­ле гомер кичердем. Өч ул табып үстердем, хәзер 8 оныгымның яраткан әбисе. Намазлар укып, кадерләнеп, хөрмәтләнеп яшәп ятабыз. Коръәннәр укып, балаларыбызга, оныкларыбызга тәүфыйк, һидият, хәерле белемнәр алуларын сорыйбыз. Барыбызга да Аллаһы Тәгалә матур, хәерле гомерләр белән исәнлектә-иминлектә яшәргә насыйп итсен иде. Сугышларны, афәтләрне башка беркемгә дә күрергә язмасын.

Гафифә ХӘЙРЕТДИНОВА.

Камышлы авылы.

«Камышлы хәбәрләре».

 

Просмотров: 1123

Комментирование запрещено