Всемирный конгресс татар осудил историю с запретом на ношение мусульманских платков в школе Мордовии / Бөтендөнья татар конгрессы Мордовиянең яулыклы укытучыларына кагылышлы ачык хат кабул итте

1Всемирный конгресс татар (ВКТ) категорически осудил историю с запретом на ношение мусульманских платков в Мордовии. Соответствующее открытое письмо конгресса ВКТ в адрес главы республики Владимира Волкова было опубликовано на сайте организации после обращения жителей татарского села Белозерье.

«Жителей села Белозерье, с давних времен строго соблюдающих национальные обычаи татарского народа, обвиняют в ношении платков в сельской школе. Следует подчеркнуть, что женское население этого села носит платки издавна и во всех сферах общественной жизни. Этого обычая они придерживались и в советские времена, когда в стране господствовала идеология государственного атеизма», — отмечается в письме.

«Исполком всемирного конгресса татар требует от властей Мордовии прекратить <…> административное давление на женщин-преподавателей Белозерьевской средней школы, отстаивающих свои национальные и религиозные права. Мир и согласие народов Российской Федерации — это историческое достояние, сформированное многими поколениями и ни у кого нет права разрушать единство многонационального российского общества», — заключается в обращении конгресса.

Напомним, 12 января стало известно, что в целях профилактики экстремизма в преддверии футбольного мундиаля 2018 года руководство Мордовии потребовало от учителей и учениц школы в селе Белозерье, 90% населения которого читает пятикратный намаз, снять мусульманские платки. Те отказались, посчитав приказ унижением и нарушением Конституции.

business-gazeta.ru

* * *

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Мордовия Республикасы башлыгы Владимир Волковка Азюрка авылы мөселман хатын кызлары хокукларын яклап ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Хат конгрессның рәсми сайтында урнаштырылган. 

«Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына Мордовия Республикасы Азюрка (русча атамасы — Белозерье — ТИ) татар авылы халкы Россия Федерациясе Конституциясе гарантияләгән милли хокукларын яклауда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Мордовия Республикасы хөкүмәте заманча Россия өчен икътисади активлыкта үрнәк булырдай уңышлы һәм чәчәк атып килүче татар авылында низаг тудыра. Эш шунда ки, милли гадәт-йолаларны саклап килүче Азюрка авылында мәктәпкә яулыктан йөрүне гаеп итәләр. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, әлеге авыл хатын-кызлары биредә барлык җирдә дә электән үк яулыктан йөри. Бу гадәт аларда илдә дәүләт атеизмы идеологиясе хөкем сөргән совет чорында да шулай булган. Әмма ул вакытта борынгы татар авылында республика хөкүмәте милли традицияләргә кагылмаган», — диелә мөрәҗәгатьтә.

«Азюрка авылындагы соңгы вакыйгалар Мордовия хөкүмәтенең милли гореф-гадәтләрне саклауга хокукларын яклаучы мәктәптәге хатын-кыз укытучыларга карата административ басым һәм тупас кыланыш буларак кабул ителә. Аерым алганда, Мордовия хөкүмәте эштән куу белән куркытып, укытучы хатын-кызлардан яулыкларын салуны таләп итә, ә бу Россия Федерациясе Конституциясенең 28 маддәсен боза. Анда: «һәркемгә намус иреге, дин тоту иреге гарантияләнә, шунда ук һәркем үзе генә яки күмәк рәвештә теләсә кайсы динне тотарга яки берсен дә тотмаска хокуклы», диелгән. Россия Конституциясенең 37 маддәсендә “Һәркем нинди дә булса дискриминациядән тыш хезмәткә хокуклы”, дип гарантия бирелә. Күргәнебезчә, Мордовия хөкүмәте республикада яшәүче татарларның милли һәм дини хокукларына кизәнә, балаларга, ил гражданнарына белем бирүче татар халкы вәкилләренә административ золым күрсәтә», дип дәвам итә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәсми сайтына урнаштырылган хат.

«Үз вакытында татарлар яшәгән күп кенә төбәкләрдә җирле хөкүмәт, Федераль законнарны һәм мәгариф учреждениеләре уставын бозмыйча гына, әлеге мәсьәләдә чишелеш таптылар. Ә күпмилләтле һәм күпконфессияле Мордовиядә, күршеләр тәҗрибәсен өйрәнеп тә тормыйча, Россиянең төп законын бозып, конфликтлы хәл тудыралар.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Мордовия хөкүмәтеннән Азюрка урта мәктәбе укытучы хатын-кызларына карата административ басымны туктатуны сорый. Россия Федерациясендә тынычлык һәм татулык, килешеп яшәү – бу тарихи байлык һәм ул буыннар дәвамында формалашкан, беркемнең дә шушындый гадел булмаган эшләр белән күпмилләтле Россия җәмгыяте бөтенлеген бозарга хокукы юк», дип тәмамлана мөрәҗәгать.

«Татар-информ».

Просмотров: 1119

Один комментарий

  1. Неплохо. Но надо чтобы высказались Самигуллин и Миннеханов. Тогда что то изменится.