Кешеләрсез яши алмыйм мин

iАвырлыклар күп сынады мине,

Еш күгемне болыт каплады.

Кирәк булгач, күбесенә түздем,

Эзләмичә җиңел юлларны.

Кирәк булса, или, сусыз тордым,

Ялган мираж күреп чапмадым.

Ничек кенә гомер сынатмасын,

Кешеләрсез яши алмадым.

Бер көн ялгыз яши алмадым мин,

Кай җирләрдән юлым үтсә дә.

Күп вакытта кешеләр кулын бирде

Авырлыкны җиңеп үтәргә.

Кешеләр миңа өмет кайтардылар,

Ышанычны кинәт югалтсам.

Юл күрсәтеп, эшкә өйрәттеләр,

Кайчак туктап, уйланып калсам.

Кешеләрсез мин гизә алмас идем

Дөнья йөзен, гади бер кызый.

Бәхет тә бит, ялгыз булсаң, кайгы,

Ялгызларга читтән ул карый.

Бер аяктан атлау кешеләр белән

Иң зур бәя дөнья йөзендә.

Күңелең ачык булса синең, яшәү

Мәгънә белән тула бу җирдә.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 945

Комментирование запрещено