Артистка карап, сокланырлык булсын

image006…Безнең Гали авылында яшь­ләрнең дә башларында яулык, алар кыска итәк түгел, кыс­ка җиңле күлмәк тә кимиләр...

Мин татар һәм башкорт җырчыларын бик яратып тыңлыйм, аеруча элеккеге җырлар күңелемә хуш килә. Күп­­тән түгел телевизордан Баш­кортостанның атказанган җырчысы Фәнир Галимовның иҗатына багышланган музыкаль тамашаны күрсәтүләрен белгәч тә, бөтен эшемне бетереп, зәңгәр экран каршына барып утырдым. Бигрәк матур җырлый инде Фәнир! Аның моңлы тавышы, үземнең яшь вакыттагы җырлар мине яшьлегемә алып кайткандай булды.

Менә концертны алып баручы Казаннан махсус кунак – Асылъяр җырлавын игълан итте. Без, өлкән яшьтәгеләр, бу артистканы “Яланаяклы кыз” киносын карап беләбез. Асылъяр анда бик авыр язмышлы бер кызны уйнады, без аны жәлләп елаша идек, тыйнак, сөйкемле Асылъярны үз кызыбыз кебек күрә башладык.

Ә концертта сәхнәгә бөтен­ләй башка Асылъяр чыкты. Озын итәкле күлмәк кисә дә, түше ачык, күкрәкләре күренеп тора. Залда утырган ак яулыклы апалар, әбиләр бер-берсенә карап пышылдаша башладылар – алар да җырчының кыяфәте белән канәгать түгел иде бугай. Кунак булып килгәнсең икән, үзеңне тыйнак, матур тотарга, тамашачыларга ихтирам күрсәтергә кирәк бит инде. Дөресен генә әйткәндә, мин җырчы өчен оялып утырдым.

Әйе, хәзер олы яшьтәге артистлар арасында “яшьләрчә” киенүчеләр күбәйде шул. Үз­ләренчә, матур булып күре­нергә тырышалардыр ин­де, әмма моның белән тама­ша­чыларны үзләреннән биз­де­рүләрен аңламыйлар. Аеруча авыл җирендә болай чыгыш ясау килешми. Телевизордан Казанда үткән  мәдәни чараларны, концертларны караганда чәчен-башын туздырган, изүләре ачык, кыска җиңле күлмәк йә тар чалбар кигән олы яшьтәге хатын-кызларны күреп, хәйран калабыз. Җитмәсә, шунда ук чалмалы муллалар да утыра. 

Безнең Гали авылында яшь­ләрнең дә башларында яулык, алар кыска итәк түгел, кыс­ка җиңле күлмәк тә кимиләр. Кызларның яулык астыннан чәчләре күренеп торса да, абыс­тайлар кисәтү ясый.

Артистларыбыз да сәхнәгә чыгар алдыннан кыяфәтләре турында уйлансыннар иде. Халык алдына чыгучы сәнгать кешесе үз урынын, дәрәҗәсен белеп, тамашачыга хөрмәт йөзеннән, матур киенергә тиеш. Сәхнә сәнгатьнең тәрбия чарасы икәнен дә онытырга ярамый. Сиңа карап сокланырлык, үрнәк алырлык булсын.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 938

Комментирование запрещено