Мордовия педагогия институтында яулыклы мөслимәләрне дәрескә кертмиләр / В Мордовском вузе студенткам-мусульманкам угрожают отчислением за ношение хиджаба

466B531E-7160-4463-B162-ADB7EDC8F62E_cx0_cy0_cw79_w987_r1_s_r1Мордовиянең Евсевьев исемендәге дәүләт педагогия институтында яулыклы мөселман кызларны дәресләргә кертмиләр. Аларга шулай ук имтиханнар бирү һәм тәҗрибә алу да тыелган. Кызларны институттан куу белән яныйлар.

Мордовия педагогия институтына яулыклы студентларны кертмәү турында Азатлыкка адвокат Марат Ашимов хәбәр итте.

Өстәвенә, яулыклы кызларны төрлечә кимсетәләр, аларны «дәүләткә каршы чыгучылар» дип атыйлар. Уку йорты җитәкчелеге үзләре керткән тыюларны ниндидер «эчке документ»ка нигезләнеп эшлибез дип аңлата. Әмма ул документта нәрсә язылганын беркем белми, чөнки аны кешегә күрсәтмиләр.

Ашимов бүген әлеге кызлар белән очрашырга җыенганын да әйтте. Алар үз хокукларын яклау өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләшәчәк.

Бер ай элек Мордовиянең Азюрки авылында да яулык мәсьәләсендә яңадан хәлләр куера башлады. Ике ел элек укучыларга һәм укытучыларга хиҗапны татарча яулык рәвешендә артка бәйләп йөрергә рөхсәт итеп ике якны да канәгатьләндерә торган чишелеш тапканнар иде. Әмма хәзер хакимиятләр яулыкны бөтенләй салу таләбен куя.

12 гыйнварда Сарански мәктәпләрендәге барлык яулыклы укучы кызлар һәм аларның ата-аналары белән әңгәмәләр уздырылды. Аларга «үз теләкләре белән» мәктәптә укуны ташларга һәм өйдә укуга күчәргә, ә инде моңа риза булмасалар, яулыкларын салырга кушылды.

Узган атнада Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Азюрка авылында яулыклы укытучыларны эзәрлекләүне туктатуны таләп итеп Мордовия Республикасы башлыгы Владимир Волковка ачык хат юллады. Азюркадагы соңгы хәлләрне Татар конгрессы Мордовия җитәкчелегенең «тупас башбаштаклыгы» буларак бәяли.

Татарстан хатын-кызларының «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы исә Азюрка укытучыларын яклауны сорап, Русия мәгариф министры Ольга Васильевага мөрәҗәгать юллады.

azatliq.org

* * *

Об этом на своей странице в Facebook сообщил эксперт портала мусульман Мордовии, адвокат Марат Ашимов.

— В Мордовском педагогическом институте имени Евсевьева студенток-мусульманок, носящих платок, не допускают до сдачи экзаменов и прохождения практики, угрожают отчислением и недопуском до занятий, всячески оскорбляют их религиозные чувства, говорят, что они выступают против государства. Администрация вуза ссылается на какой-то внутренний документ, содержание которого тщательно скрывается, — говорится в сообщении адвоката.

«Реальное время» направило запрос в Педагогический институт им. Евсевьева, однако на момент публикации новости ответ получен не был.

realnoevremya.ru

 

Просмотров: 1010

4 комментариев

  1. Россия это наша общая родина.Родина всех народов и конфесий живущих на нашей общей земле.и мы должны уважать традиции, культуру и убеждения друг друга.а не ущемлять как жаль что это не хотят понять власти..

  2. Голым ходить можно, а одетым-нет!!! Разве платок как-то влияет на качество получаемых знаний?!

  3. В ВУЗах нет обязательной формы. Можно приходить хоть в виде гота, хоть в виде панка. Даже на экзамен. Нужно написать заявление в прокуратуру.

  4. Ассалям Алейкум.это и в Москве с сентября началось(по поводу платка)

Добавить комментарий для Алсу Отменить ответ

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>