Ни чәчсәң, шуны урырсың

хатираШенталы районының Денис авылында яшәүче Хатирә Шәрифулла кызы Фәтхуллина белән элеккеге тормышны күз алдына китереп, озак кына сөйләшеп утырдык. Ул әле сабый чагында ук әтисе үлгәч, абыйсы Габдулла, апасы Фатыйма һәм әнисе Мәсрүрә белән ятим кала. Авылда һәм тирә-юньдә данлыклы балта остасы булган әтиләре Шәрифулланың бары якты истәлеге генә саклана бүген Хатирә апаның күңелендә.

Сугыш вакытында Хатирә дә башка яшүсмерләр белән колхозда эшли. Кыш­ның карлы,  җилле, салкын  көннәрендә кибәнгә куелган көлтәләрне суктырган чакларны, җәйләрен бик кызу булуга карамастан, урман кисүләр, юл төзүләр аның хәтерендә мәңге онытылмаслык хатирә булып саклана. Аннан соң аны авылдашы Фатыйма белән кыр станына пешекче итеп билгелиләр.

- Менә шушы хезмәттә утыз ел гомерем үтте. Язгы кар сулары агып киткәч тә механизаторлар белән кырга чыгам һәм көзге урып-җыю тәмамланганчы, өйгә кайтып керә алмый идем. Кыр станындагы игенчеләрне ашатам да атыма утырып,  ерак басуларда эшләүче хезмәткәрләр янына барам. Үз кулларым белән кискән токмачлы, катыклы ашны алар мактый-мактый ашый иде. Белмим ничек итеп барына да өлгерә алганмындыр?! Әле бит йорт хуҗалыгындагы эшләрне дә баш­карырга, олы яшьтәге әнием­не карарга да (ул йөз дә өч яшенә кадәр яшәде) һәм башка күптөрле хезмәтләрне үтәргә дә туры килә иде, — дип исенә алып сөйли хәзер Хатирә апа.

Аңа Аллаһы Тәгалә ирләр уңганлыгы  биргән. Ул үзенең алты почмаклы өен үз куллары белән төзегән. Абыйсы Габдуллага Урта Азия якларына бәхет эзләп чыгып китәргә туры килгәч, Хатирә бура буратып, өйнең түбәсен дә яптырып куя. Абыйсы да бурычлы булып калмый, вакыт табып, авылга кунакка кайтып,  яңа өйнең ишек-тәрәзәләрен куеп, идәннәрен ясап китә.
 Без сөйләшеп утырганда, Хатирә апаны караучы социаль хезмәткәр — Наилә ханым Идиятуллина килеп керде. Алар берничә ел дәвамында әниле-кызлы булып беткәннәр икән бит, ләбаса. Наилә ханым йөгерә-йөгерә хуҗабикәнең бә­рәңге бакчасы яныннан чел­терәп аккан чишмәдән су алып менде, тавыкларын барлап, җыештырып, абзарга япты һәм әле тагын башка күп эшләрне башкарды.

Хатирә апа Денис авылы кешеләренә дә рәхмәт укый. Чөн­ки гомер буе алар белән бергә аралашып, игелекләрен кү­реп яши. Әнә, әле күптән тү­гел генә ике бертуган Мәүлем­бир­де белән Минәсхәт Идиятуллин­нар килеп, Хатирә апаның веран­дасындагы идәннәрне алыш­­тырганнар.

Хатирә апа гомер буе абзар тутырып терлек асрап яшәде. Аннан авылга урып-җыю вакытында булышырга  җибәрелгән  машина йөртүчеләрне дә үз өендә сыендыра торган иде ул. Бәйрәмнәрдә аның урыны гел президиумда була, апабыз бихисап Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә иде.

Хатирә апаның үзенә балалар үстерү бәхете эләкмәсә дә, апасы Фатыйма белән җизнәсе Габдулланың инде күптән вафат булуларына карамастан, аларның авылдан читтә яшәүче балалары еш кына кайтып, аның хәлен белеп, ярдәм итеп китәләр. Көзен генә Корбан ашы үткәреп, өр-яңа тимер капка һәм коймалар ясап калдырганнар.

“Ни чәчсәң, шуны урырсың”, — диләр бит халыкта. Хатирә апа гомерендә күп итеп җир йөзенә мәрхәмәтлелек орлык­ларын чәчкән. Бүгенге көндә әнә тугызынчы дистәне ваклаган Хатирә апа Фәтхуллина шуларның җимешләрен җыеп, тәрәзә төпләре аллы-гөлле яран чәчкәләренә күмелгән, үз куллары белән төзегән өендә гамәл кылып, рәхәтләнеп яшәп ята. Алдагы көннәрендә дә аңа бары тик исәнлек һәм тынычлык кына насыйп булсын.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы,

Шенталы районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1209

Комментирование запрещено