Татарстанда бирнә сандыгы әзерләү гадәтен кире кайтару планлаштырыла

g1580Хатын-кызның кияүгә барганда үз кулы белән ясаган эшләнмәләрдән торган бирнә әзерләүне гамәлгә кертергә телиләр. Мондый инициатива белән Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе урынбасары, гаилә кору үзәге хезмәткәре, яучы Гөлназ Мөхәммәд чыга. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.

“Никахта бүләк бирү гадәте бар. Үз кулыңның җылысы кергән әйберне бүләк итсәң, кайнанага тагы да якын буласың дип саныйм”, — ди Гөлназ Мөхәммәт. Аның фикеренчә, зәвыклы заманча итеп сөлгеләр, мендәр тышлары чигәргә, кайнанага чигешле яулыклар әзерләп булыр иде. “Өй өчен кирәкле әйберләрдән бирнә сандыгы булырга тиеш. Кызларны кияүгә бирү өчен шуны барларга кирәк. Өйгә килеп керәсең икән, синең сандыгың урын-җир әйберләре, өйгә башка кирәк-яраклар белән тулы булырга тиеш. Кызганыч, бу кайбер районнарда гына сакланып калды”, — ди яучы.

Гөлназ Мөхәммәт хәзер шушы проектны тормышка ашыру юнәлешендә эшләвен әйтте. Ул бирнә сандыгына керә торган сөлгеләр, читек, чүәк кебек аяк киемнәрен, тәсбихләр, намазлыклар һәм өйгә кирәкле башка әйберләр эшләп булуын билгеләп узды. “Үзебезчә милли итеп әзерләргә кирәк дип уйлыйм һәм шул ук вакытта заманча да булсын. Менә шул гадәтне кайтарырга уйлыйбыз. Кияүгә чыгу күп акча туздырып, бәйрәм итү генә түгел, аннан соң яшәргә дә кирәк бит”, — ди ул.

“Татар-информ”.

Просмотров: 821

Комментирование запрещено