Спустя год после смерти Васили Фаттаховой выйдет ее новый клип (ВИДЕО) / Бүген Вәсилә Фәттахованың вафатына 1 ел: БСТ каналы җырчының яңа клибын тәкъдим итә

news_30599Сегодня в эфире телеканала БСТ состоится премьера клипа скончавшейся год назад башкирской певицы Васили Фаттаховой. На сайте местной газеты сообщается, что клип на песню «Гумер буйы куткэн бэхетем» («Долгожданное счастье») был снят в сентябре 2015 года.

Муж исполнительницы Ильгиз Абдракипов рассказал, что это была одна из любимых песен Васили, и она очень надеялась, что публика примет клип благосклонно.
 
Премьера видеоклипа состоится в эфире программы «Телеузек» («Телецентр») в 20.00 по местному времени.
 
Напомним, исполнительница знаменитых хитов «Туган як» («Родина»), «Янгыз милэш» («Одинокая рябина)», «Атайым» («Отец») Василя Фаттахова скончалась на 37-м году жизни в Уфе ровно год назад. 27 декабря 2015 года певица родила второго ребенка – дочь, после чего у нее начались проблемы со здоровьем. После ряда операций в разных больницах она скончалась в Республиканской клинической больнице.
 
Василя Фаттахова родилась в Белорецке (Башкортостан). Окончила хоровое отделение Учалинского колледжа искусств, училась на вокальном отделении Уфимского государственного института искусств. На эстраде начала работать в группе известного певца Айдара Галимова. Заслуженная артистка Башкортостана и Татарстана, она много лет проработала на эстраде, пела на татарском и башкирском языках. Певица обладала запоминающимся, красивым голосом, который полюбился миллионам слушателей. Первая песня Фаттаховой стала общереспубликанским хитом. Песню «Туган як» («Родина») Урала Рашитова запомнили и запели даже те, кто не знает ни башкирского, ни татарского языков.
 
7 февраля 2016 года поклонники Васили Фаттаховой на площади имени Салавата Юлаева в Уфе организовали флешмоб, исполнив хит певицы «Туган як».
 
Вместо музыкального сопровождения участники флешмоба аккомпанировали себе хлопками в ладоши и притопыванием. К слову, такой аккомпанемент был изначально заложен в самой композиции автора хита Урала Рашитова.

* * *

Бүген — 26 гыйнвар көнне Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың арабыздан китүенә 1 ел тулды. Бер ел Вәсиләдән башка үтеп тә китте, ләкин югалту ачысы әле дә күңелләрне әрнетә…

Бүген БСТ каналы Вәсилә Фәттахованың яңа клибын тәкъдим итәчәк. Бу хакта канал социаль челтәрләрдәге рәсми төркемендә хәбәр итте.

«Гомер буе көткән бәхетем» җырының клибы 2015 елның август-сентябрь айларында төшерелгән булган. Яңа роликны БСТ каналындагы , Уфа вакыты белән 20.00 сәгатьтә (Татарстанда 18.00 сәгатьтә) башланган «Телеүзәк» тапшыруында карарга була.

Җырның көен Оскар Усманов язган, шигырь авторы — Ләйлә Дәүләтова, режиссеры Азат Садыйков. БСТ каналы язуынча, бу җырны Вәсилә Фәттахова үзе бик яраткан һәм тамашачылар аның клибын да бик яратыр дип өмет иткән булган.

Бу көннәрдә татар һәм башкорт музыкаль телеканалларында Вәсиләгә багышланган тапшырулар, мәрхүмәнең истәлегенә куелган концертлар булачак. Вәсиләнең иҗатташ дуслары да җырчы белән бәйле булган якты хәтирәләре белән Интернет челтәрендә уртаклаша.

- Вәсилә белән 1997-1998 елларда ул институтка укырга керергә килгәч, Уфада таныштык. Таһир Нуриевич белән Айдар Галимов чибәр, матур тавышлы бэк-вокалист кирәк дип мөрәҗәгать иткәч, Вәсиләне тәкъдим иттем. Вәсиләгә бик җылы хисләр кичерәм. «Нигә язмыш шундый кырыс?» дигән сорау әле дә күңелемә тынычлык бирми. Үзенчәлекле тавышы белән Вәсилә беренче җыры белән үк тыңлаучыны үзенә гашыйк итә алды. Ул миңа авыр вакытларда терәк һәм киңәшче булды. Бүген дустымның каберенә чәчәкләр салырга барачакмын, — дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев.

Яраткан җырчыбыз Вәсилә Фәттахова 2016 елның 26 гыйнварында 36 яшендә, бала тапканнан соңгы килеп чыккан өзлегүдән вафат булды. Җырчының Кәрим һәм Камилә исемле балалары тормыш иптәше Илгиз Гәбдерәкыйпов тәрбиясендә үсә. Вәсилә безнең күңелләрдә шат һәм киң күңелле булып сакланачак. Урының оҗмах түрләрендә булсын, Вәсилә!

БСТ каналы җырчы турындагы истәлекләрдән торган махсус тапшыру да әзерли. Тапшыру 4 февральдә күрсәтеләчәк.

intertat.ru

Просмотров: 1338

Комментирование запрещено