Тигез булсын сират юлларың

кашапова мадина29 январьдә әниебез Мәдинә Инсаф кызы Кашапованың кырыгын билгеләп үтәчәкбез.

Әниебез Мәдинә Инсаф кызы Кашапова кырык елдан артык Камышлы районының Иске Ярмәк авылы балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып  эшләп, лаеклы ялга чыкты. Сугыш елларында әле кавырсын кебек кенә яшүсмер булуына карамастан, башкалар кебек аңа да колхозда бил бөгәргә туры килгән. Аның бик күп Мактау грамоталары, медальләре бар, ул Хезмәт ветераны  да иде.

Безне, ике кызны да укытты, белемле итте. Хәзер үзебез дә әбиләр инде. Әниебезнең түземле булуына, сабырлыгына, кешелеклегенә сокланмыйча мөмкин түгел.

Без шәһәргә китеп урнашкач та, ул гомере буе авылда яшәде. Картайса да, җәй буе бакчасында казына иде. Һәр елны бәрәңгесен дә чәчте, кишерен, суганын, кабагын да утыртты. Үстергән яшелчәләреннән безгә дә өлеш чыгара иде.

Соңгы вакытларда әниебезне кыш чыгарга үзебезгә шәһәргә алып килә идек. Үткән елны да сентябрьдә шулай эш­ләдек. Ноябрьдә әниебезнең юбилее булды, аңа 85 яшь тулды. Бөтен туганнар бергә җыелып, бик матур итеп Коръән укыттык.

Тик, ни кызганыч, шушы ук елның 19 декабрендә әниебез вафат булды. Без аны, үзенең әйткән васыяте буенча, туган авылына алып кайтып, Иске Ярмәк зиратында җирләдек. Урыны оҗмахта булсын. 29 январьдә әниебезнең инде кырыгын билгеләп үтәчәкбез.

Яраткан әниебезне соңгы юлга озатуда катнашкан, матди ярдәм күрсәткән туганнарыбызга, авылдашларыбызга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Кешелекле булдың кешеләргә,

Рәнҗемәдең авыр сүзләргә.

Курыкмадың, туп-туры карадың,

Көнчелекле явыз күзләргә.

Бала чагың синең кыен булган,

Әни назын син бит күрмәдең.

Әнекәем, минем алтынкаем,

Якты булсын синең гүрләрең.

Әткәңне дә сугыш тартып алган,

Барсын күргән синең кулларың.

Тыныч йокла, әнием, тыныч йокла,

Тигез булсын сират юлларың.

Роза ГЫЙБАДУЛЛИНА,

Резидә ВАГУЛИНА,

мәрхүмәнең кызлары.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1287

Комментирование запрещено