Камышлым

камышлаҖирлеидарә башлыгы Заһит Абделхак улы Сафинга багышлыйм.

Читтән кайткан чакта юллар гизеп,
Арып-талып, суга сусалып,
Каршы ала таудан сәлам биреп
Камышлымның якты утлары.

Зират чиста, юллар көзге төсле,
Күпме юллар шуннан үтелде,
Елмайгандай сәламләде безне
Камышлымның яңа күпере.

Урам тулы чәчәк, матур йортлар,
Кайткан кунак хәйран калырлык.
Ике яклап яшел үсентеләр
Күргәзмәгә алып барырлык.

Тапламадың син авылның күген,
Ясадың син ямьле гөл чәчәге.
Ышанычлы кулда әле бүген
Камышлымның якты киләчәге.

Фәрит ДӘҮЛӘТШИН.

Камышлы авылы.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1284

Комментирование запрещено