Менә сез, мөхтәрәм укучыларыбыз, “Бердәмлек” газетасының быелгы бишенче санын кулыгызга аласыз инде. Шунысы куандыра, почта хезмәте өчен түләүләрнең тотрыклы булмавы, гел артуы нәтиҗәсендә, язылу бәяләренең дә гел үзгәреп торуына карамастан, 2017 елның беренче яртысында тиражыбыз күпкә кимемәгән, кайбер районнарда, шәһәрләрдә, авылларда аның хәтта артуы да күзәтелә. Иң күп тираж Похвистнево, Камышлы, Шенталы районнары авылларында җыелган. Өлкә буенча “Бердәмлек”кә барлыгы 2438 кеше язылган. 2016 ел белән чагыштырганда бу бары 118 данәгә генә кимрәк. Үткән елда газетабызның социаль әһәмияткә ия булган газеталар исемлегенә кертелүе нәтиҗәсендә почта чыгымнарының берникадәргә киметелүе дә бераз ярдәм итте, күрәсең.
“Бердәмлек” укучыларыбызга вакытында барып җитсә (кайбер районнарда, авылларда, шәһәрләрдә дә ул басылып чыкканнан соң берничә көн үткәч кенә таратыла), бу күрсәткечләр, бәлки, тагын да зуррак булыр иде. Аз хезмәт хакы алудан зарланып, газетаны вакытында таратмыйча, кайбер хат ташучылар арасында әбүнәчеләргә аны ике атнага бер китерүчеләр дә бар, диләр. Моны алга таба ничек тә уңай хәл итәсе иде.
2017 елның беренче яртысында без МАП (межрегиональное агентство подписки) каталогы буенча эшләсәк, икенче яртыеллыкка язылу кампаниясен “Почта России” каталогы аша үткәрәчәкбез. Анда быел тагын арта төшкән почта чыгымнарын берникадәр киметергә булдылар.
Шуңа да үткән елда 6 айга язылу бәясе 396 сум тәшкил итсә, быел 1 февральдән 31 мартка кадәр икенче яртыеллыкка ташламалы бәягә — 384 сум 72 тиенгә язылып булачак.
Дөрес, 1 апрельдән, әйткәнебезчә, почта чыгымнарының артуы сәбәпле “Бердәмлек”кә 6 айга язылу бәясе 36 сумга күтәреләчәк һәм 420 сум 90 тиен тәшкил итәчәк. “Почта России” каталогында индексы да үзгәрде, хәзер ул – П-4778. Элемтә бүлекләрендә шул индексны сорагыз. Әгәр аңлашылмаучанлык килеп чыкса, безгә, редакциягә, шалтыратыгыз.
Хөрмәтле укучыларыбыз, бернәрсәгә дә карамыйча, “Бердәмлек”кә алга таба да язылырга тырышыгыз. Без сезгә, сезнең тугрылыгыгызга ышанабыз.
Шулай ук 2017 елның беренче яртысының 4 (март-июнь) аена да элемтә бүлекләрендә МАП каталогы буенча язылу дәвам итә (индекс — 52382).
“Бердәмлек”кә язылыгыз, укыгыз. Киләчәктә дә бердәм булыйк, бергә булыйк!
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН, баш мөхәррир.
Просмотров: 1100