Национальные вещатели попросили у Путина частоту для «Тартип FM» / “Тәртип” радиосы Путиннан ешлык сорап петиция булдырган

Clipboard26Учредитель радиоканала ООО «Тартип FM» Ризяля Исмагилова создала петицию на имя президента РФ Владимира Путина, в которой от лица национальных вещателей просит его поспособствовать в получении частоты для радиостанции на татарском языке.

«Если мы посмотрим статистику и историю проведения Федеральной Конкурсной Комиссии по радиочастотам, то увидим, что татаро-язычным вещателям из Казани, Нижнекамска и Набережных Челнов, по тем или иным причинам, многократно не удается получить право на вещание в своем регионе на родном языке. К примеру, работающее в Казани на УКВ диапазоне радио „Курай“ безуспешно выходило на конкурс более 10 раз, несколько раз проигрывало конкурсы радио „Салават“. Краткий анализ радиостанций в Казани показывает, что из существующих 33 лишь 2 являются татарскими (на данный момент 3 — прим. ред.), репертуар остальных русско-англоязычный», — говорится в петиции (орфография и пунктуация автора здесь и далее сохранены — прим. ред.).

Исмагилова пожаловалась, что на федеральной конкурсной комиссии местным, никому не известным вещателям приходится противостоять федеральным сетевым станциям и крупным медиахолдингам.

«Частными лицами разработаны и надлежащим образом оформлены документы на несколько радиочастот, которые дожидаются выставления на конкурс, это номиналы 87,8МГц; 95,5МГц и 96,0МГц. Обращаемся к Вам с просьбой оказать содействие в получении льготного и приоритетного права на вещание на этих частотах, путем целевого распределения следующим соискателям: ООО «ТАРТИП ФМ», Радио «Курай» и радио «Салават», — подсказала она выход из сложившейся ситуации.

В разговоре с корреспондентом «БИЗНЕС Online» Исмагилова рассказала, что это вынужденная мера: «Радио Тартиб» работает в FM-диапазоне последние несколько дней, и после этого накопленный материал, архивные записи, которые звучат на нашей станции, станут недоступными для широкой аудитории. В татарском языке есть поговорка «Чем отлеживаться, лучше один раз выстрелить», так что надежда у нас осталась».

За несколько часов петицию подписали 75 человек.

Напомним, в конце года стало известно, что частоту 93.5 FM, на которой вещает радио «Тартиб» приобрел российский медиахолдинг «РуМедиа». Уже с февраля на этом месте появится деловое новостное радио Business FM.

business-gazeta.ru

* * *

“Тәртип” радиосы хезмәткәрләре, төгәлрәге, “Тәртип FM” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең гамәлгә куючыларының берсе Ризәлә Исмәгыйлова татар телле «Тәртип» радиосына ешлык сорап,  интернетта петиция булдырган. Ул Россия Президенты Владимир Путин исеменә язылган. Күчермәсе исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия элемтә министры Николай Никифоровка юлланачак.

Бу мәгълүмат язылган вакытка 74 кеше әлеге петицияне хуплап, имзасын куйган иде.

“Тәртиб” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры, радионың элеккеге гамәлгә куючысы Марат Ибляминов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына бу уңайдан фикерен җиткерде.

“Дәүләт җитәкчесенә булган әлеге мөрәҗәгать хакында мин белә идем. “Тәртип” радиосының иҗат төркеме яңа җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять төзеде. Алар хокукый кырда эшчәнлек алып бара һәм радио ешлыгын алу өчен дәүләтнең теләсә кайсы органына мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Шул исәптән, илнең иң беренче җитәкчесенә дә. Бу аларның конституцион хокукы. Әгәр дә бу петиция астында татарлар миллионлаган имза җыюын күрә алсак, димәк, бу дөрестән дә төбәк өчен кирәкле. Шуңа да дәүләт җитәкчесе шәхсән әлеге мәсьәләгә игътибарын юнәлтергә тиеш. “Тәртип” радиосы өчен яңа ешлык алуга ирешү татар җәмгыяте өчен лакмус кәгазе булачак. Аларның телне һәм милли мәдәниятне саклап калу өчен берләшергә никадәр әзерлеген күрсәтәчәк”, — диде Марат Ибляминов.

Мисалга ул 200 сумлык акча берәмлегендә Казан шәһәре сурәтен төшерү өчен уздырылган бәйгене китерде.

“Моның өчен имза җыеп, тавыш бирү оештырырга кирәк булганда, бөтен ресурслар да эшкә җигелде һәм 20 млн тирәсе тавыш тупланды. Бәлки хәзер дә шул ук хәл кабатланыр”, — диде ул.

Ризәлә Исмәгыйлова бу уңайдан: “Радиога ешлык бирерләр дигән өметем 100 процент түгел. Шулай да халык радиосын саклап каласы, 3 ел дәвамында җыелган шул кадәрле базаны юкка чыгарасы килмәгәннән эшләнелгән әйбер бу. Кемдер моны сәясәт белән бәйләп карады, әмма без сәясәттән ерак торабыз. Төп максатыбыз — халык радиосы буларак ешлыкта эшләүне дәвам итү. Интернетта гына эшләү мөмкин түгел, чөнки безне төп аудитория интернет аша тыңламый”, — диде ул. Ризәлә Исмәгыйлова белдергәнчә, радиотапшырулар яздыру дәвам итә. Техник яктан да кыенлыклар юк, чөнки элеккеге гамәлгә куючылар аларга барлык техниканы да калдырган.

“Татар-информ”.

 

Просмотров: 1155

Один комментарий

  1. Татарстанның бу илдә бер хокукы да калмады мени инде,хәттә телеканал һәм радио да ачтырмыйлар.Колониаль илләрдә дә мондый хәл юк.Ә Мәскәү җитмәсә,Татарстанны савым сыерына әйләндерде,болай да 80% байлыкны тартып алу өстенә,тагы 1% налог өстәде.Бу өстәмә 8 млрд.сум талау.