Ялкынлы Әтәч

i2017 ел – ялкынлы Әтәч елы. Ул үзенең тулы хокукларына, кытай календаре буенча, 28 январьда керде. Көнчыгыш илләрендә Әтәч – яңалык, үзгәреш символы. 2017 ел һәрбер кешенең тормышы ниндидер көтелмәгән яхшы яңалыкларга бай булуын телим.

Яңа ел да килеп җитте,

Үз төсендә күренә.

Чөнки ялкынлы кикрикле  Әтәч

Менә тәхет түренә.

 

Җете кызыл тиз уңа, дип,

Утырмыйк әле юрап.

Иң мөһиме — кан коючы

Сугышлар узсын урап.

 

Тынычлыкка берни җитми,

Ил, көннәр булсын имин.

Ыгы-зыгыга килгәндә,

Әтәч тә куймас кимен.

 

Аның холкын беләбез —

Гел хәрәкәттә булыр.

Юлындагы киртәләрне

Җиңеп, алга ыргылыр.

 

Яңа уй-хыяллар белән

Яши башлап яңача,

Яңа елга кергәннәргә

Әтәч кочагын ача.

 

Шөкерана кыла белеп,

Аллаһыбыз биргәнгә.

Үз хәләл маллары белән

Дөнья көтәм дигәнгә.

Фәнүзә КӘРИМОВА.

Совет Норлаты авылы,

Челно-Вершины районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 999

Комментирование запрещено