Үзенеке үзәктә

казима 1

Булат БӘДРЕТДИНОВ.

Татар сайтларын караш­тырып утырганда “Таныш булыгыз: милләт диеп җан атып йөрүче якташыбыз” дип аталган мәкаләгә тап булдым. Себер якларында башта гади төзүче, аннары машина йөр­түче булып эшләгән, читтән торып икътисад инс­титутын тәмамлаганнан соң, Нефтеюганск шәһәрендә төп­ләнеп, инженер-экономист бу­ларак зур уңышларга иреш­кән якташыбыз Булат Бәд­ретдинов турында иде бу язма.

Мин аның үзен белмәсәм дә, сөекле әнкәсе Кәзимә апа турында минем әни гел сөйләп тора. Алар бит яшь чакларында Камышлы районының Дәүләткол авылында күршеләр булып яшәгәннәр. Кәзимә апа әниемнең бертуган энесе Рөстәм абыем белән бер сыйныфта укыган.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Кәзимә эш эзләп Себер якларына китеп бара. Шунда ул ятим бер кыз баланы очрата һәм, авыр хәлдә булуын күреп, Дәүләтколга алып кайта. Ләкин әнисе Камилә апа болай ярамавын, ятимәне рәсми рәвештә генә алырга мөмкин булуын аңлата һәм аны кире илтергә туры килә. Аерылышу Кәзимә өчен дә, бигрәк тә гаиләдә яшәү бәхетеннән мәхрүм калган бала өчен дә бик авыр булгандыр.

- Камилә апа үзе дә бик киң күңелле кеше иде, — дип искә ала Сәхия Нурсәхи кызы. — Ире сугышка алынган ачлык-ялангачлык елларда ул бригада йорты каравылчысы булып эшләде. Әлбәттә, анда һәрвакыт җылы иде. Авыл буйлап уйнап-җырлап йөргән кызлар-егетләр шушы бригада өенә кереп җылынырга гадәтләнделәр. Камилә апа аларны киң күңеле белән каршы ала, мичкә берничә бәрәңге тәгәрәтә, чәйнегенә үлән чәе пешерә… Шундый ач-ялангач елларда да яшьләрне ашатмыйча, чәй эчермичә җибәрми иде ул.

Менә кызы да шундый ук йомшак күңелле, миһербанлы кеше булып үсә. Кәзимә кияүгә чыга, бала таба, ләкин беренче ире белән аерылышырга туры килә. Бераздан, ялгызына бала үстерүе кыен дип, ул берәүне “йортка кертә”. Ир үзе белән Булат исемле үксез малаен да алып килә.

Ләкин бу ир белән дә ныклы гаилә корып булмый, ир беренче хатыны янына кайта, ә Булат: “Кайтмыйм, мин Кәзимә әнием белән калам!” — дип кырт кисә. Шулай итеп Кәзимә апа ике малай үстерә башлый.

Булат сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Камышлы проф­техучилищесында укып чыга, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң Себер якларына китеп эшли башлый. Шул ук вакытта читтән торып укый, югары белем ала. Саба якларыннан килеп эшләүче Раилә исемле кыз белән гаилә корып җибәрә, балалары Радик белән Регина тупырдашып үсеп җитәләр.

Булат, кайда гына йөрсә дә, әнисен онытмый. Ел саен кайтып, әнисенең өен курчак өе кебек  ремонтлап җиһазландыра. Кәзимә апаның телевизоры, суыткычы, йомшак кәнәфиләре – барысы да шәһәрчә купшы һәм бай. Улы кайткан саен авылдашларын җыеп Корбан мәҗлесләре үткәрә, әнисен Себергә алып барып, анда да кунак итә, аның хөрмәтенә мәҗлесләр үткәреп, дуслары һәм хезмәттәшләре белән таныштыра…

Булат үз эшендә дә тырышып эшли, татар иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Милләтебез тормышына битараф булмаган якташыбыз фикердәшләре белән бергәләп Ханты-Манси автоном округында дини һәм милли оешмаларның эшен юлга сала, хәйрия фонды оештыра. Булат кебек фидакарьләр көче белән Себернең күп кенә шәһәрләрендә татар милли-мәдәни үзәкләре барлыкка килә. Нефтеюганск каласында татар китапханәсе һәм татар телен өйрәнү өчен сыйныф ачыла, Сабан туйлары үткәрелә башлый. Аның тырышлыгы һәм катнашы белән мәчет калкып чыга, мөселман зираты булдырыла, Казаннан үз машинасына төяп татар сыйныфы өчен дәреслекләр, методик кулланмалар  ташый ул.

Бүген инде Булат әфәнде Ханты-Манси округының атказанган мәдәният хезмәткәре, 2010 елдан бирле Татарстан­ның Себердәге тулы вәкаләтле вәкиле. Ә үткән елны ул Камышлы районындагы кечкенә генә Дәүләткол авылының 95 еллык юбилеена багышлап уздырылган Сабан туена Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева һәм Илнар Сәйфиевне алып килгән иде. Авылдашлар бу бүләкне бик яратып кабул иттеләр.

…Ике-өч ел элек 50 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән Булатны дуслары, туганнары гына түгел, Ханты-Манси автоном округы һәм Татарстан хөкүмәте җитәкчеләре дә кайнар котладылар һәм Рәхмәт хатлары җибәрделәр. Юбиляр рәсми котлауларга бик сөенде. Ә шулай да әнкәсенең, яраткан хатынының, балаларының тәбрикләүләре аңа кадерлерәк булып тоелды. Нинди генә үрләрне яуласа да, туган җанлы Булатның үзәгендә үзенекеләр, үз туган ягы.

 

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Таныш булыгыз: милләт диеп җан атып йөрүче якташыбыз

 

 

Просмотров: 1379

Один комментарий

  1. Язар алдыннан информацияне тикшереп язарга кирак,Булат Казимя апайнын родной-старший малае а Рамиль приемный малае и атисе ташлап китмаде а трагически погиб.