Айдар Галимов үзенең 50 яшьлегенә котлаулар җибәрүне сорый

7Башкортстанда яшәп иҗат итүче популяр җырчы Айдар Галимовның да яше бар. Быел 23 февраль көнне аңа, Алла боерса, 50 яшь тулачак. Җырчы 1967 елны Кызыл армия көнендә туган. Юбилей уңаеннан «Айдар » театр-студиясе бәйге игълан итте. Кем дә кем Айдар Ганиевичны иң матур сүзләр белән котлый — шулар җиңүче.

Фантазиягезне җигегез дә, әйдүк! Иң мөһиме — креатив караш, ди оештыручылар. Котлауларның иң матурларын социаль челтәрләрдә һәм җырчының сайтында да элеп куячаклар. Җиңүчеләрне автографлы бүләкләр көтә. 

Котлаулар 23 февральгә кадәр galimov-aidar@yandex.ru электронкасына кабул ителә.

artistlar.ru

Просмотров: 1255

Комментирование запрещено