Мәхәббәт белән генә тук булмыйсың

i“Бердәмлек”не атна саен көтеп алам. Ул минем дустым да, сердәшчем дә. Аеруча, кеше язмышлары турындагы мәкаләләрне, тормыштан алып язылган хикәяләрне яратып укыйм. Үзем дә “Бердәмлек”кә хат язарга булдым. Бәлки, киңәш бирүчеләр булыр.

Кызым Лиана (исемнәр үзгәртелде) моннан ике ел элек кияүгә чыкты. Булачак ире Марат белән аны уртак иптәшләре таныштырган иде.

Яшьләр ярты елга якын очрашып йөр­деләр. Кызым бик бәхетле күренә, очрашулардан еш кына чәчәк бәйләмнәре белән кайта иде. Шуңа алар өйләнешергә карар кылгач та, мин бик теләп риза булдым. Кызымны соратырга килгәч, Марат та, әти-әниләре дә зыялы кешеләр булып күренде, булачак кияүнең миңа беренче көннән: “Әни”, — дип дәшүе дә күңелемә хуш килде. Ә хезмәт урыны турында сораша башлагач, ул: “Мин менеджер”, — дип, кыска гына җавап бирде.

Туй артык зур булмаса да, бик матур үтте. Кызым: “Маратның хезмәт хакы аз, әни, туй үткәрерлек җыйган акчасы юк”, — дип, туганнарыбызның ик якыннарын гына чакырды. Юкса, әтисе (ул берничә ел элек бакыйлыкка күчте, урыны оҗмахта булсын) белән бердәнбер кызыбызның туена дип җыйган акчабыз да бар иде, кияүнең әти-әнисе дә хәлле кешеләр кебек. Ләкин яшьләрнең зур мәҗлес җыясы килмәде.

Туйдан соң Лиана белән Марат миндә яши башладылар. Бер яктан мин бик куандым, ике бүлмәле фатирда ялгызым каласы килмәде. Бәбиләре туса, кызыма ярдәм итәрмен, дидем. Әмма кияүнең еш кына өйдә булуы мине шикләндерде. “Марат хезмәт урыныннан киттемени?” — дип сораган идем, кызым: “Чакырганда гына бара ул, бугай”, — дип иңнәрен сикертте. Тора-бара киявебез урамга тәмәке белән сыра сатып алырга гына чыга торган булды.

Кызым мәдәният институтын тәмамлап, балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып хезмәт итә, ял көннәрендә шәхси балалар клубында да эшләп ала. Шулай да хезмәт хакы бик аз чыга аның. Өчәүләшеп минем пенсиягә яшибез, дисәм дә була. Кызым белән: “Кияү әллә башка эш урыны эзләсенме икән?” — дип сөйләшеп караган идем. “Әни, әйтсәм, үпкәләр йә чыгып китәр. Мин бит аңардан башка яши алмыйм”, — дип җавап бирде.

Мәхәббәт белән генә тук булмыйсың бит. Кызым авырга калып, декрет ялына чыкса, минем пенсиягә генә ничек яшәрбез?

Кияүнең әнисенә шалтыратып, аналарча сөйләшимме икән, бәлки алар ярдәм итү җаен табырлар? Әллә яшьләр арасына кысылмыйммы икән? Киңәш бирегезче, дуслар.

Мәгъния С.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1117

Комментирование запрещено