Гали авылы татарлары Ак калфак рәисе Кадрия Идрисовадан тәрбия дәресе алды

gali-16-02-2017-3Самара өлкәсендәге иң зур татар авылы булган Галидә «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле оешмасы кичә милли тәрбия дәресе үткәрде. Гали авылы урта мәктәбендә укучы балаларга дәресне Казаннан «Ак калфак» бөтендөнья оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова бирде.

Үзенең эшчән халкы белән дан тоткан Гали авылында хатын-кызлар милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклау һәм яшь буынга тапшыру максатында, узган ел, Казанда «Ак калфак»ларның дүртенче форумында катнашып кайтканнан соң берләшкән. Бу — Самара өлкәсе «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте карамагында 2013 елдан эшләп килүче «Ак калфак» оешмасының беренче бүлекчәсе. Бераздан тагын шундый ук бүлекчәләр Мәчәләй, Иске Җүрәй авылларында һәм Сызрань шәһәрендә ачылган.

«Без үзебезнең бурычны балаларга милли тәрбия бирүдә күрәбез, — ди Гали авылының «Ак калфак» җитәкчесе, 42 ел мәктәптә математика укытучы, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Кәүсәр ханым Шәйхетдинова. – Шуңа күрә бөтен чараларыбыз балалар катнашында үткәрелә».

Похвистнево районындагы 700 хуҗалык, 2 меңнән артык халык исәпләнгән Гали авылында өч мәчет, мәдрәсә, татар китапханәсе эшли. 2010 елдагы Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерләнгәндә авыл тарихы музее төзелгән. Гали урта мәктәбендә бүген 229 бала белем ала. Анда Гали авыл җирлегендәге Нугай һәм Красный мост авыллары балалары да укый. «Мәктәпнең 110 еллыгын билгеләп үттек. Бездә, нигездә, — татар балалары. Бер-ике үзбәк, әзербайҗан, катнаш никах балалары бар. 1-9 сыйныфларда атнага ике тапкыр татар теле һәм әдәбияты укытыла. Татар телен укуга авырсынып, балаларын башка мәктәпкә күчергән гаиләләр дә, кызганычка, юк түгел. Югыйсә, ана теленә мәхәббәт, милли тәрбия беренче чиратта гаиләдә булырга тиеш. Шул вакытта гына милләтебезнең киләчәге булачак», — ди мәктәп директоры Мөхтәр Алтынбаев.

gali-16-02-2017-1gali-16-02-2017-2 gali-16-02-2017-4 gali-16-02-2017-5gali-16-02-2017-3Кәүсәр ханым сүзләренчә, бүген авылда «Ак калфак» эшчәнлегендә утызлап хатын-кыз актив катнаша. Авыл музееның бер бүлмәсен эш урыны итеп корып куйганнар. Үткән бер ел эчендә алар балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә җәлеп итеп, кул эшләре остаханәләре, дини һәм милли бәйрәмнәр, әле күптән түгел генә каз өмәсе оештырган. Галилеләр чиккән калфакларны күреп, райондагы рус хатын-кызлары да кызыккан. «Безгә һәр эштә таяныч-терәк — авылыбыз эшмәкәре Расыйх Латыйпов. 2008 елдан ул районның «Туган тел» татар җәмгыятен җитәкли. Абыйсы Мөдәррис мәдрәсәгә ярдәм итә», — ди Кәүсәр ханым. Китапханәче Фәимә ханым Зарипова «Туган тел» рәисе авыл халкын яңа дөнья күргән татар китаплары белән тәэмин итүне дә онытмавын әйтә. 

Быелга планнарның берсе — Гали авылында балалар, әти-әни, әби-бабайлар белән берлектә, зурлап «Гаилә бәйрәме»н уздырырга әзерләнәләр.

«Ак калфак» Бөтендөнья хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова яшь буынны «томшыкларын ачып, әнисе җим салганны көткән кош балалары» белән чагыштыра. «Балаларга рухи азык кирәк, алар аны кабул итәргә әзер, безгә, өлкәннәргә, әни-әти, әби-бабайларга шуны аңларга кирәк. Балаларга рухи, милли кыйммәтләрне кечкенәдән сеңдерергә тиешбез», — дип мөрәҗәгать итте Кадрия Идрисова Гали авылы хатын-кызларына. Мәктәп, балалар бакчасы, мәчет-мәдрәсәгә ул «Ак калфак» оешмасы чыгарган «Тәрбия баскычлары» дискын бүләк итте.

Кадрия Идрисова үткәргән «Тәрбия дәресе»нә Самараның үзеннән дә «Ак калфак» оешмасы вәкилләре Гөлфия Кәримова, Гөлнара Насыйрова, «Яктылык» татар мәктәбе укытучысы Асия Сәйфетдинова килгән иде. Ханымнар Татарстанның Балтач районындагы «Ак калфак»лар оештырган «Бишек туе» сценарие белән кызыксынды. Киләчәктә Гали авылында, Самара өлкәсенең татарлар яшәгән башка район һәм авылларында да татар гаиләсендә һәм башка милләтләрдә яңа туган сабыйны тәрбия кылу үзенчәлекләренә багышланган бишек туйлары уздырылыр дип көтелә. Кадрия Идрисова, мәсәлән, мәктәпләрдә «Тирә-юньне өйрәнү» дәресе генә балаларга тулы мәгълүмат бирергә сәләтле түгеллеген ассызыклады.

«Татар-информ».

Просмотров: 1502

2 комментариев

  1. 16 февраля 2017 г. был знаменательным днем для отделения «Ак калфак»-Алькино и для всего села. Многие из нас заранее знали о том, что приедет Председатель Всемирной общественной организации татарских женщин «Ак калфак» Кадрия Раисовна Идрисова. Этого визита ждали очень давно. Были приглашены представительницы «Ак калфак» из Самары, Мочалеевки, Ново-Мансуркино.
    Кадрия Раисовна привезла подарки из Казани: книги для детского сада и школы. (Аллах Тәгалә алардан разый булсын). Прибывших гостей сначала, как и полагается, угостили чаем со сладостями. После чего в актовом зале Кадрия Раисовна провела своего рода «урок» для учеников Алькинской школы.
    В своем выступлении Кадрия Раисовна большое внимание уделила такому моменту , как молодая мама. Причем не просто «мама», а мама в татарской семье. В настоящее время не редкость, когда татарская девушка или юноша находят себе пару в русской среде. Поэтому, как сказала Кадрия Раисовна, чтобы не потерять национальные ценности и традиции, необходимо каждый день уделять внимание татарскому языку, обычаям, правилам, стилю одежды, внешнему облику, то есть всему тому , что связано с этими понятиями.
    Также в своей лекции Кадрия Раисовна задела вопрос родословного дерева (шәҗәрә), провела конкурс на самое длиное имя. В юмористической форме прошел конкурс на произношение имени «Бибибикәбидәхидәбикәбанушәрифә» :). (Кадрия Раисовна очень быстро скороговоркой произносит это имя :) ). «Имянаречение» в татарской семье играет очень большую роль. Раньше имя ребенку выбирали всей семьей и предпочтительным считалось имя, которое называл глава семейства. С рождением ребенка возникает очень много вопросов: сам процесс родов, имянаречение, колыбельные песни (бишек җыры), колыбель для малыша — «бишек», тайна рождения до 40 дней и пр.. Так, Кадрия Раисовна заострила свое внимание на том факте, что в настоящее время нет тайны рождения: ребенок еще будучи в роддоме , уже мелькает на страницах интернета. А ведь раньше до 40 дней новорожденного не показывали, приносили подарки для мамы и новорожденного, т.к. они оба находятся как бы между двумя мирами. В адрес Кадрии Раисовны поступила просьба о сценарии такого важного события как «Бишек туе».
    После этого гостям было предложено рассмотреть выставку работ Алькинских мастериц : Сары Арслановой, Каусяр Асылгареевой, Саимы Мурзахановой, Флюры Низамовой, а также работы учеников школы под руководством учителя труда- Фирдаус Юсуповой. Также самарскими гостями Гульнарой-ханым и Асией-ханым были выставлены замечательные калфаки, вышитые тамбурным швом изделия и вязанные изделия.
    Вторая часть выступления Кадрии Раисовны была посвящана родителям и воспитанию детей в национальных традициях. Родители — пример для подражания своих детей. Это касается всех моментов жизни: общение, питание, одежда, взаимоотношения, отношение к людям. Цель каждой татарской семьи-воспитание ребенка на основе традиций, опыта и обычаев татарского народа. Кадрией Раисовной был предложен для приобретения диск «Ступени воспитания» (Тәрбия баскычлары»), в котором рассмотрены моменты рождения, обычаи связанные с пуповиной , первая пища новорожденного, колыбельная песня, а также сама колыбел (бишек). Кроме этого рассказаны обычаи, связанные с имянаречением, первым купанием, стрижкой первых волос новорожденного, поздравлениями новорожденного, обрезанием , жертвоприношением в честь новорожденного. Говорят: ребенок- это плод. Но каким будет этот плод:сладким или кислым, зависит от родителей.
    После общения с родителями, школьные повара накормили гостей вкусным обедом. Большое спасибо им и Пусть Всевышний будет ими доволен.
    В завершение визита гости посетили музей с. Алькино, помещение «Ак калфак», сельскую библиотеку, центр агротуризма, святой родник и медресе. Большая благодарность Расиху Латыпову и его поварам за теплый прием и вкусные татарские угощения в «Сельском уюте».
    Надеемся, что визит Кадрии Раисовны будет не последним и на прощание она сказала «Әфәрин галиләр, эшегезне дәвам итегез!» (молодцы, алькинцы, продолжайте и дальше вашу деятельность).
    Отдельная благодарность представителям отделения «Ак калфак» Алькино: Ильхамии Каримовой, Каусяр Шайхутдиновой, Гульшат Хайруллиной и споносорам, которые помогли в организации встречи гостей: Расиху Латыпову и Дание Хасаншиной. Пусть их благие дела будут приняты Всевышним.

  2. «Гали авылы татарлары Ак калфак рәисе Кадрия Идрисовадан тәрбия дәресе алды»-Нигә соң сез безнең Гали авылын гел кимсетәсез? Алдарак:»Эшкә өйрәттеләр!»-диеп язган идегез, хәзер инде:»тәрбия бирде»-,диеп!
    Галилеләрдән үрнәк алып яшәгез әле! Галидәге кебек тәртипле ,уңган халык кайда күргәнегез бар тагын!