Иске Ярмәк авылы мәхәлләсе мәктәп укучылары өчен чаңгы ярышы үткәрде

image10 февральдә, җомга көнне, Иске Ярмәк авылы мәхәлләсе мәктәп укучылары өчен кечкенә генә чаңгы ярышы үткәрде. Чара Иске Ярмәкнең 280 еллыгы һәм Яңа мәчетебезнең 25 еллыгы уңаеннан оештырылды.

Чаңгыга басучыларның һәркайсы җиңү теләге белән янды. Призерларга мәхәлләбез исеменнән грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Чаңгы  ярышында катнашучылар да, аны карап торучылар да бу көнне үзләре өчен рухи күтәренкелек алып таралдылар. Ярышта катнашучы балаларга, аларның әти-әниләренә һәм укытучыларына рәхмәтләребезне белдерәбез!

imageimage2 image4 image5 image6 image7 image8 image9Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.

Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1234

Комментирование запрещено