Мәрбия ханымның күңел омтылышлары

SONY DSCТимерюлчылар мәдәният сараенда  Самара шәһәр ок­ругы буенча “Ел хатын-кызы — 2016” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм зурлау тантанасы уздырылды.

Самара шәһәре Хатын-кызлар берлеге рәисе Наталья Виктор сүзләренә караганда, бу оешма быел үзенең беренче юбилеен – биш еллыгын билгеләп үтә. Шуларның соңгы дүртесендә “Ел хатын-кызы” акциясе уздырылып, шә­һәребезнең иң уңган, иң булдык­лы хатын-кызлары бү­ләкләнеп килә. Тик моның өчен район конкурсы иләге аша узарга да кирәк.

Үткән ел ахырында Совет районы уздырган нәкъ шундый конкурста милләттәшебез  Мәрбия ханым Сафинаның җиңүе һәм бүләкләнүе турында “Бердәмлек” язып чыккан иде инде. Шул бәйгедән соң аны шәһәр конкурсына тәкъдим иткәннәр дә инде.

Әйе, хатын-кыз, теләге булса, гаилә учагын саклаучы гүзәл зат та, җәмәгать эшлеклесе дә, профессиясендә әйдәп баручы белгеч тә, иң мөһиме –бала җанлы ана да була ала. Менә Мәрбия ханым да шундый затлардан. Ул 25 яшеннән Кошки районының Яңа Җүрәй авылында яшәгән әтисе һәм әнисе, әбисе үрнәгендә дин юлына баса. Үзгәртеп кору елларында ук, илдә дингә ирек бирелә башлагач, гарәп графикасын өйрәнә һәм Коръән укый башлый. Тора-бара үзе белгәннәрне башка хатын-кызларга да өйрәтергә алына. Бераздан Мәрбия Сафина мөселман хатын-кызлары клубы белән җитәкчелек итә башлый. Анда шөгыльләнүчеләр дин кагыйдәләрен өйрәнү, үтемле вәгазьләр тыңлау белән беррәттән җитәкчеләре оештырган экскурсияләргә, мәҗ­лесләргә йөриләр. Шулай өлкә татар милли-мәдәни автономия­­се каршында мөселман хатын-кыз­лары клубы барлыкка килә һәм анда яшь буынны милли рухта тәрбияләү, мөселман итеп үстерү юнәлешендә дә эш алып барыла.

Мәрбия Әхмәт кызы иҗ­тимагый эшләр белән дә күп шөгыльләнә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышуны, үзенең инвалид малаена тиешле тәрбия бирүне өстен куя. Шуңадыр да Самараның инвалид оешмаларына да кулыннан килгән кадәр хәйрия ярдәме күрсәтеп тора. Берничә ел элек Самараның Совет районы депутаты Андрей Коршунов моның өчен Сафинага рәхмәт белдереп, “Иҗтимагый эшчәнлек” номинациясендә бүләк тә тапшырган иде. Аннан соң ул әле тагын  “Бөтенроссия инвалидлар оешмасы”ның Самара бүлеге тәкъдиме буенча шәһәр округы Думасының Мактау грамотасына да лаек булды.

Бу гына да аз. Мәрбия ханым, 1992 елда “Прогресс” заводында эшләп алган фатирына күчеп килгәннән бирле, шушы йортны гөлбакчага әверелдерү өчен бик күп эшләде һәм эшли, 16 ел инде йортның иҗтимагый советы рәисе дә  булып тора. Сафиннар яшәгән подъезд һәрвакыт чиста һәм пөхтә фатирны хәтерләтә. Тәрәзә төбендәге гөлләр, пәрдәләр, идәндәге келәмнәр, йорттагы клумбаларны күргән кешеләр җиргә кәгазь кисәге дә, тәмәке төпчеге дә ташларга  яхшысынмыйлар, әлбәттә.

Йорт советы рәисе буларак Мәрбия Әхмәт кызына  торак эксплуатацияләү идарәсе белән дә тыгыз элемтәдә торырга туры килә. Идарәдәгеләр аны башкаларга үрнәк итеп күрсәтәләр: “Карагыз, бер ке­ше дә йортны тәртиптә тота ала икән. Ә бергәләшеп алынсак, без бөтен районны гөлбакчага әверелдерәчәкбез!” — дип, Мәр­бия ханымга менә шундый акцияләрдә катнашырга юлламалар биреп торалар.

SONY DSC…Менә үткән җомгада да Мәрбия Сафина шәһәребезнең башка танылган хатын-кызлары рәтендә басып торды, өлкә профсоюзлар Федерациясе иҗтимагый оешмасы рәисе Павел Ожередов аңа диплом һәм бүләк тапшырды, ә котларга килгән иптәшләре аны чәчәкләргә күмде.

Көн саен шулай үз йортын, подъездын, өен гөлләргә күмүче, дин яисә белем, мәдәният яисә сәнгать, дәва яисә галимлек аша кеше күңелен яктылыкка, аклыкка илтүче гүзәл хатын-кызларыбыз байтак. Тик һәрберсенең эшен, күңел омтылышларын күрәсе генә бар.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1208

Один комментарий

  1. Аллаһ все видит. Все эти мактаулы грамоталар ничего не значат.