Кеше гомере — бер мизгел

халидаКеше гомере — бер мизгел. Һәркем аны үзенчә яшәп, ахырда балаларын, туганнарын, дусларын ташлап, мәңге кайтмас җиргә китә. «Хәсрәт агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри», — диләр. Дөрестән дә шулай. 2017 елның февраль башында Яңа Ярмәк авылында яшәүче  Чеховскаялар гаиләсенә олы кайгы килде: Халидә апабыз мәңгегә күзен йомды… Аяз көнне яшен суккандай булды, аяк астыннан җир убылды…

Халидә апабыз — Яңа Ярмәк авылы кызы, сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң Марыйга китеп, шунда урнашып-төпләнеп кала. Кияүгә чыга, ире белән ике кыз үстерәләр.  Гомере буена табиб янында шәфкать туташы була. Эшен бик тә ярата.

«Чит җирләрдә тормыш яхшы булса да, сагындыра туган як», — дип җырлыйлар бит. Яңа Ярмәк кызы да туган авылына кайтырга хыялланып яши. Дөньялар бутала башлагач, ул гаиләсе белән авылыбызга кайтып төшә. Туганнары Рәфкать һәм Рәмзия Мифтаховлар аларга бик нык ярдәм күрсәтәләр. Чеховскаялар өй сатып алалар һәм бик матур гына яши башлыйлар. Инде аларның авылга кайтуларына 8 ел булган икән инде…

Халидә апабыз бик тә ачык күңелле, мәрхәмәтле кеше иде. Яшәү дәверендә кешеләргә гел яхшылык кына эшләде. Авылдашларын, тормышны яратты ул.  Кем генә һәм нинди генә гозер белән керсә дә, берсен дә борып чыгармый иде күршем.

Халидә апабызга «апа» дип эндәшәсе дә килмәде, чөнки ул унсигез яшьлек кызлар кебек җир җимертеп йөрде. Җиләккә, гөмбәгә барырга булса да, «эх» дигәнче әзер булып, елмаеп тора иде…

Мондый ачык йөзле, уңган, булдыклы, шәфкатьле кешеләр, күрәсең, анда да кирәк икән… Уйламаган җирдән Халидә апабызга инсульт булды. Мәҗлескә-ашка барасы көнне иртән торып, камыр ашлары пешергән ул… Ризыклары авызда эреп тора инде менә!..

Халидә апабызны соңгы юлга озатырга авылыбызның барлык халкы килгән иде, тирә-як авыллардан да кешеләр күренде, Марыйда бергә эшләгән хезмәттәшләре, Лениногорскидан дуслары, тагын әллә нинди ерак шәһәрләрдән туганнары кайткан иделәр.

Халидә апабызның тар гүрләре киң, авыр туфраклары җиңел булсын, Ходаем үзенә сигез җәннәт рәхәтләрен насыйп итсен. Искә алуларыбыз да дога булып барсын.

Барлык авылдашларга, мәрхүмәне озатырга кайткан кунакларга Аллаһының рәхмәте яусын. Халидә апабызны зурлаган өчен Ходай Тәгалә сезне рәхмәтеннән ташламасын, үзегезне дә шулай зурласын. Туганнар, йөргән юлларыгыз уң булсын, йортларыгызга бәрәкәт иңсен, барыбызга да ике дөнья бәхетен насыйп итсен.

Рузалия ГАФУРОВА,

Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1428

Один комментарий

  1. Халида апа! Урыны ожмахта булсын!