Хиҗап гарәпләрдән ислам диненә күчкән бер гадәт, әмма ул диннән түгел — Дамир Мөхетдинов

damir2Хиҗап — гарәп, фарсыларның гадәте һәм ул ислам дине буенча мәҗбүри әйбер түгел. Әмма шуңа да карамастан, мәктәпләрдә укучыларның һәм укытучыларның хиҗапларын салуны таләп итү дөрес түгел. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде. 

Искәртеп үтик, Мордовиянең Ромодан районы Азюрка (Белозерье) мәктәбе укытучыларыннан яулыкларын салуны таләп итүгә бәйле гауга 2016 елның декабрь азагында башланды. Дамир Мөхетдинов, бу уңайдан үз фикерен белдереп, «хиҗап мәҗбүри түгел» дип белдергән иде.

«Мин тагын да кабатлыйм. Ислам шәригатендә безнең галимнәребез хатын-кызларга хиҗапны кию фарыз дип әйтелде. Муса Ярулла Бигиев әйтә: “Хиҗап дингә бәйләнгән әйбер түгел”. Бу Муса Ярулланың фикере. Ул гарәп халкының, фарсыларның булган гадәтләре ислам диненә күчеп, ислам диненең бер йоласы шәригать хөкеме шикелле булды. Ләкин ул диннән түгел, Муса Ярулла Бигиев шуны әйтә. Шуңа күрә безнең дини мәдрәсәләрдә хәтта ислам тарихында беренче булган казыя Мөхлисә Буби хиҗап урынына бер калфак кия иде. Риза хәзрәтнең, башкаларның аңа карата тәнкыйть сүзләре әйткәне юк. Ул дингә сыя торган хәл», — дип белдерде Дамир Мөхетдинов. Ул шул ук вакытта дәүләт мәктәпләрендә кешене мәҗбүр итеп, хиҗапны салыгыз, киемнәрегезне салыгыз дию ул дөрес түгел, дип саный.

«Адәм баласының – мөселманнарның, башка диндәге кешеләрнең хөррият булырга тиеш. Үзенең теләге, фикере, гадәтләре, дине буенча шулай кирәк санаса, Конституция шундый рөхсәт бирә. Ләкин мин хиҗап киям, мин яхшы мөселман, син хиҗап кимисең, син начар мөселман түгел! Шундый фетнәләр булмасын өчен без дә уйларга тиеш».

«Татар-информ».

Просмотров: 1038

Комментирование запрещено