Җавапка — сорау

Ха­лык­лар дуслыгы йорты.

Ха­лык­лар дуслыгы йорты.

“Бердәмлек”нең 6 санын­дагы (4 февраль 2017 ел) “Халык фикерен ишетүче табылырмы?”  дигән язмада сүз Халыклар Дуслыгы йор­тында үткәрелгән җыелыш турында барган иде.

Анда хәбәрчебез өлкә хө­күмәтенең милли сәясәтен тән­кыйтьләп: “Өлкә Халыклар Дуслыгы йортының яңа директоры һәм аның фикердәшләре, кем әйтмешли, чабаталар һәм матрешкаларның чыннан да туристлар өчен генә кирәк булуын аңлап, анысын да эшләсеннәр, ә җирле халыклар өчен милли мәгарифкә, мәдәнияткә, басмаларга яр­дәм итәргә кирәклеген дә оныт­­ма­сыннар иде…”, — дип язган иде.

Аларга татар телендә чыгып килүче “Бердәмлек” газетасы йогынтысы булганмы, ә, бәлки, өлкә губернаторы Администрациясе җитәкчесе урынбасары, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү департаменты җитәкчесе Денис Подсеваткин һәм Халык­лар дуслыгы йортының яңа директоры Евгения Хоровинникова милли оешмаларның җан авазын ишеткәнме,  тик 3 февральдә Халыклар дуслыгы йорты сайтына “Самараның милли якшәмбе мәктәпләре үз эшләрен дәвам итәчәк”  дигән язма урнаштырылды.  Анда, 2014 – 2016 елларга исәпләнгән “Самара многонациональная” программасының тәмамлануы сәбәпле, якшәмбе мәктәпләренә матди ярдәм вакытлыча туктатылып торса да, киләчәктә бу эшне яңадан башлап җибәрү мөмкинлеге булу турында әйтелгән. Сама­раның мәгариф департаменты белгечләре аңлатуынча, якшәмбе мәктәпләренең базасы булып хезмәт итүче учреждениеләргә муниципаль задание бирелгән, тик әлегә кадәр тиешле документның яңа төре эшләнеп бетмәгән. Февральдә аны тикшерү һәм карар кабул итү өчен якшәмбе мәктәпләре, милли оешмалар җитәкчеләре, бу мәсьәләгә битараф булмаган кешеләр һәм Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре катнашында җыелыш үткәрәчәкләр. Бар да яхшы булса, документ 2017 елның язында әзер булачак.

Бу җәһәттән тагын бер сорау туды: шулай итеп быел балалар үз телләрендә укый алмыйча калдылармы инде?  Ә бит класс һәм укытучылар бер таралса, аларны яңадан җыеп укыта башлау ансат эш түгел. Бер ел эчендә бала белгәнен онытып җибәрергә, ә укытучы башка, керемлерәк эш табып китәргә дә мөмкин.

Бәлки бу документны бер ел элек әзерли башларга кирәк булгандыр?

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Халык фикерен ишетүче табылырмы?

Просмотров: 1215

Комментирование запрещено