Әниемә багышлап

i6Әгәр дә исән  булса,  яраткан  әниебезгә бу көннәрдә 90  яшь тулыр  иде.  Аңа багышлап шигырьләр яздым.  Бәлки, аларның юллары әллә-ни шома да түгелдер, әмма алар йөрәгемнең  түреннән  чыктылар.

Әниемнең туган көне бүген

Әниемнең туган көне бүген,
Юк шул  инде ул безнең арада…     
Күпме генә өзелсә дә үзәк,    
Кирәк инде барыбер түзәргә.

Әнием, бик тә сагынам сине,
Һәр көн уйлар синең яныңда.
Күзләремнән шыбырдашып яшьләр ага,    
Һәрбер әйткән сүзең — күңелемдә.

Утырасы иде, әнием, синең белән     
Таң атканчы икәү сөйләшеп.       .
Тик болар — барысы да хыял гына,       
Булмый инде хәзер серләшеп.  

Шулай уйланып утырып,      
Тыймый калдым таңның атуын.    
Әнием-бәгърем, ят син тыныч кына,      
Якты булсын синең каберең.

 

Хәзер, әнием, сине төштә генә күрәм

Әнием, син — минем төшләремдә,                                                
Күп вакытта яныма килмисең,                                                           
Читтән генә карап торасың да,                                                    
Үз юлың белән атлыйсың.

Бик тә сагынам, әнием, синең белән          
Икәүләшеп чәйләр эчкәнне.                    
Шул вакытта сөйли идең миңа          
Сезнең башлар ниләр кичкәнне.  

 Кай вакытта әйтә идем сиңа:           
«Аша, әнием, соңыннан сөйләрсең…»
Үкенәм мин шул сүзләрем өчен,         
Тыңлар идем хәзер барысын. 

Тик син юк шул, әнием, минем яннарымда, 
Төшләремә генә керәсең…     
Уянып киткәч иртән йокылардан             
Шундый итеп килә күрәсем. 

Кичер мине, әнкәй, гафу ит син,              
Булса әгәр миңа рәнҗешең…     
Шундый әрни, сыкрый минем йөрәк,
Тынычлап ят, әнием-кадерлем.

 Бакай авылында туган, 7 сыйныфтан башлап Камышлыда үскән, 1980 елдан алып Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәсимә  Фаләхетдин кызы ГАЯНОВА (ГЫЙЛӘҖЕВА).

samtatnews.ru

Просмотров: 1803

Один комментарий

  1. Ряхмят минем шигри юлларын язып чыгарган очен. Тик мин Эниемнен исемен язып жибярмягянмен. Бу шигри юллар безнен яраткан Эниебез Гилязова Мохтярямя Ибатулла кызынын рухына багышлап язылды. Аны Камышлыда бик куп кеше беля иде, аны яхшылыгы очен дер инде ак Эби дип тя йортяляр иде. Тагын сезгя уземнен ряхмятляремне белдереп, сезгя зур унышлар теляп калам. Насимя Гаянова (Гилязева).