Гомер юлын Тупли авылы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укытуга багышлаган Җәрия апа ДӘҮЛӘТШИНАГА — 80 яшь!

№9-400x358Кешеләрне ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаган хөрмәтле укытучы апабыз! Сезне олы юбилеегыз белән кайнар кот­лыйбыз!

Сезгә укытучы сыйфатлары тумыштан бирелгәндер, ярдәмчел булу сыйфатлары холкыгызга салынгандыр. Шуңа күрә дә Сез бүген дә хөрмәтле һәм кадерле кешебез.

Күңелегездәге яктылык, җылылык һичкайчан сүрелмәсен,  изгелек беркайчан да саекмасын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәгез. Исәнлек-саулык Сезгә, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы булсын.

Күпсанлы укучыларың  һәм Шәкүровлар гаиләсе исеменнән Ильяс Шәкүров һәм Равиля Кыямова-Шәкүрова.