Кичә, 2017 елның 26 февралендә, Самар Җәмигъ мәчетендә туганнары зурлап мәрхүмә Алия Әләветдин кызы Саләхетдинова-Шәкүрованың елын үткәрделәр.
Тупли авылы мәктәбендә 37 ел буе ана теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, Татарстан Мәгариф министрлыгының “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә һәм өлкә мәгариф министрлыгының күпсанлы Мактау һәм Рәхмәт хатларына ия булган Алия ханымның гомер юлы һәм хезмәте, һичшиксез, олы хөрмәткә лаек. Читать полностью