Орден-медальләр батырлык хакында сөйли

DSC_0331

Идеал Галәүтдинов Бикүле авылы мәктәбендә очрашу вакытында.

Татарстанның Нурлат ра­й­оны мәктәпләрендә хәрби-пат­риотик айлык кыса­ла­рын­да мәдәни чаралар дәвам итә. Шундыйларның берсе күп­тән түгел Бикүле авылы мәк­тәбендә булып үтте.

Биредә ел саен сугыш һәм тыл ве­тераннары белән очрашу рәвешендә үткәрелүче бу чара быел бү­генге көндә Самара шәһәрендә гомер итүче авылдашлары, запастагы пол­ковник Идеал Галәүтдиновның тәкъ­диме буенча үзенчәлекле форматта уздырылды.

“Бабаларым һәм әбилә­ремнең су­гышчан һәм хезмәт бүләкләре нәр­сә турында сөйли?» дип аталган бу акция укучыларда зур кызыксыну уяткан һәм әлеге сорауга җавап эзләп, алар бик зур эш башкарганнар. Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары, тылда тырыш хезмәт куйган әбиләре турында бай мәгълүмат тупланган, орден-медальләре барланган, кита­пханәләрдән һәм Интернет чыгана­кларыннан өс­тәмә материаллар җыелган. Сый­ныфларда сайлап алу турын үткән балаларга әлеге эш­ләрен мәктәп күләмендә тәкъ­дим итү хокукы бирелгән.

15 февральдә — Совет гас­кәр­ләрен Әфганстаннан чыгару көнендә мәк­тәпнең көтеп алынган кунагы Идеал Галәүтдинов, районның хәрби ко­миссары Заһир Абдуллин, авыл җир­леге башлыгы Рияз Садыйков кат­нашында үткән бу чарада катнашучыларның һәркайсы үз эшләрен компьютер ярдәмендә тулыландырып, чыгыш ясады.

Идеал Галәүтдинов Бикүле авылы мәктәбендә очрашу вакытында.

Идеал Галәүтдинов Бикүле авылы мәктәбендә очрашу вакытында.

Укучыларның темага җит­ди якын килүе күренеп тора иде. Мәсәлән, конкурс нәтиҗәләре буенча берен­че урынга лаек дип табылган Ләйсән Латыйпова сугышта катнашкан ике бабасы Галиулла Вәлиуллин белән Салих Латыйпов, аларның сугышчан бүләкләре турында кызыклы итеп сөйләде.

Кемдер исә сугыш ветеран­нары булган әби-бабаларыннан тыш, бүгенге көн батырлары — Әфган су­гышын кичкән әтиләре, Чернобыль афәтләрен ликвидацияләүдә катнаш­кан якыннары турында сөйләүне кирәк дип тапкан. Идеал Галәүтдиновның үзенең дә укучыларга җиткерер сүзе бар иде.

- Минем әтием Муса Га­ләүтдин улы үзенең 5 туганы белән шушы авылдан Бөек Ватан сугышына илне якларга чыгып киткән. Кызганыч ки, аның биш туганы да яуда ятып калган, әтием генә Сталинград сугышында каты ярала­нып, туган авылына әйләнеп кайта алган, — диде ул һәм укучыларга әтисенең рәсемен күрсәтеп, сугышчан бүләкләре хакында сөйләде.

30 елдан артык гомерен илнең Кораллы көчләренә хез­мәткә багы­шлаган, Нурлат шә­һәренең мактау­лы гражданины Идеал Галәүтдинов “Бабаларым һәм әбиләремнең сугыш­чан һәм хезмәт бүләкләре нәрсә ту­рында сөйли?” акциясе кысаларында үткәрелгән бу чарада һәм, гомумән, хәрби-патриотик хәрәкәттә актив катнашкан укучыларга “Ватан пат­риотлары” дигән истәле­кле медальләр, китаплар һәм акчалата бүләкләр дә тапшырды. Чарага үзенчәлекле чыгышлар белән бай программа әзерләгән мәктәп кол­лективы, аны оештыруда ярдәм иткән авыл җирлегенең башкарма комите­ты җитәкчесе Идеал Галәүтдиновка үзләре дә бүләк әзерләгәннәр иде. Аңа Бикүле авылы мәчете төше­релгән картина тапшырылды, һәм ул кадерле кунакка туган якларын гел хәтерләтеп торачак.

Ә якташыбызның матур баш­лангычы дәвамлы булырга ох­шаган.

- Бөтенроссия патриотик хәрәкәте кысаларында оештырылган бу акциягә Самара өлкәсенең татар мәктәпләре дә теләп кушылды. Алар да тиздән үзләренең эшләрен яшьтәшләренә тәкъдим итә­чәкләр. Ә Татарстанның Нурлат райо­нындагы Бикүле мәк­тәбеннән башланган бу чарага башка урыннарда да кушылсалар бик яхшы булыр иде. Ә мондый чаралар яшь буынның бабалары һәм әбиләре күрсәткән батырлыкларга битараф булмавы хакында сөйли бит, — ди танылган якташыбыз.

 

Лилия МӨБАРӘКШИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1415

Комментирование запрещено