2017 елның 18 мартында Похвистнево районының Гали авылында “Халкым минем-2017” иҗат бәйгесе үткәрелә. Быел ул бөек композиторыбыз Сара Садыйкованың юбилеена багышлана.
Фестивальдә татар авылларыннан 15 яшьтән 50 яшькәчә булган конкурсантлар катнаша ала. Һәр катнашучы Сара Садыйкова иҗат иткән җырны башкарырга тиеш. Алар өч — 15 яшьтән 20 яшькә, 21 яшьтән 35 яшькәчә һәм 36 – 50 яшькәчә төркемгә бүленеп чыгыш ясаячак.
Һәр төркемдә җиңгән башкаручылар “Халкым минем” бәйгесе лауреаты исеменә лаек була, ә 15 яшьтән 36 яшькәчә лауреатлар октябрьдә Казанда үтәчәк “Татар моңы—2017” Халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесенең II турына уза.
Бәйгедә катнашу өчен заявкалар 17 мартка кадәр язмача тәртиптә, түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
Самара өлкәсе, Похвистнево районы, Гали авылы.
E-mail: kavsar2015@yandex.ru
Бу турыда фестивальне оештыручы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хәбәр итә.
Просмотров: 1606