Мәскәү татары Рәмис Хәмит улы Якупов белән мине өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Шамил Галимов таныштырды. Гаҗәп хәл – Рәмис, Мәскәүдә яшәүче татар егете, Самара университетының социология бүлегендә укый икән. Ә Халыклар дуслыгы йортына татарларны эзләп килгән.
- Мин кая гына барсам да, беренче чиратта татарларны эзләп табарга, алар белән элемтә урнаштырырга тырышам, — дип башлады сүзен мөлаем йөзле кызыксынучан бу егет. Читать полностью